10 гыйнварда Ислам мәдәнияте музеена бушлай кереп булачак
Сишәмбе, 10 гыйнвар көнне, Казан Кремле музейлары бушлай эшләячәк. Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кунакларны чират тәртибендә кабул итәчәкләр.
«Эрмитаж-Казан» үзәгенә һәр ярты сәгать саен 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кереп була. 13.30-14.00 сәгатьләрдә музей санитар эшкәртүгә ябылачак. Музейга берьюлы 30 кеше керә ала, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.