Әлмәт онкология диспансерында студентлар өчен гибрид форматта семинар булды
![Әлмәт онкология диспансерында студентлар өчен гибрид форматта семинар булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/8/6/855be56a64df4ec14e3f3131ee196727.jpg)
Әлмәт онкология диспансерында «АльМедик» бөтенроссия студентлар медицина отряды студентлары өчен семинар узды. Укулар гибрид форматта узды, ягъни спикерлар онлайн форматта да, җанлы аралашуда да чыгыш ясады.
Студентларга онкология авырулары булганнарга паллиатив ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, энтераль туклану системасын күрсәтте. Шулай ук белгечләр цифрлы технологияләр куллану һәм пациентлар белән эшләүнең психологик алымнары турында да сөйләште. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Бик мөһим мәсьәләләрне хәл итәбез. Профилактика һәм дәвалау мәсьәләләре дә. Кешеләрнең цифрлы технологияләргә ничек карауларын карау кызык булды», - диде Казан дәүләт медицина университетының биомедэтика кафедрасы доценты Игорь Максимов.
Укыту семинары Казан медицина университеты галимнәре һәм Республика клиник онкология диспансеры табиблары белән бергә «Цифрлы платформа», «Сәламәтлек хакына партнерлык» грантлары кысаларында гамәлгә ашырыла.