Якутия эшмәкәрләре Казан янында скалодромлы этнокомплекс төзергә җыена
Якут бизнесменнары Казан янында этнокомплекс төзергә ниятли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны җентекләп карарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Сахамедиа» порталы.
Проектны «Татарстан – Якутия» эшлекле форумында Саха Республикасының Татарстандагы вәкиле Рамил Закиров тәкъдим итте. Этнокомплекста скалодром, контактлы зоопарк һ.б. урнаштыру күздә тотыла.
«Этнокомплекста чаралар үткәрергә, шулай ук кышны каршы алырга планлаштырабыз, чөнки кыш Якутиядән башлана. Кышын аны боз фигуралары бизәячәк, боланнарда, җигүле этләрдә йөртәчәкләр. Кызык булачак» - диде Рамил Закиров.
Ул Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты проектны хуплады, дип аңлатты. Аны шулай ук Казан Башкарма комитеты һәм Шәһәр һәм авылларны үстерү департаменты да хуплаган.
Хәзер бизнесменнарга этнокомплекс төзү өчен җир кишәрлеген билгеләргә кирәк. «Әйдәгез, вариантлар карыйк, бу кызыклы проект», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Якутскида 24 июньдә «Татарстан – Якутия» эшлекле форумы узды, биредә 300гә якын катнашучыны җыелды. Форумда Якутия башлыгы Айсен Николаев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, алдынгы сәнәгать, транспорт-логистика, инновацион компанияләр вәкилләре катнашты.
Җомга көнне, 24 июньдә, Якутскида «Татарстан – Якутия» эшлекле форумы старт алды. Татарстан Президенты аны ике республиканың тугандашлык элемтәләре турындагы чыгышы белән ачты.