Тинчурин театрында «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы көтелә
Тинчурин театрында «Умай» лабораториясенең нәтиҗәсе буларак «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсының репетицияләре бара. Премьера 30 июньдә көтелә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге
Лаборатория нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опера татар хатын кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана. «Умай» лабораториясе Татарстан Республикасында беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра.
Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе узган гасыр башындагы, ягъни, җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.
«Операның өч өлешендә дә хатын-кыз темасы тора. Мисал өчен өченче бүлек мәгариф темасына һәм традицияләрне саклауга багышланган. Чөнки безне хатын-кыз тәрбияли, башлангычта да алар укыта», - ди «Умай» опера лабораториясенең кураторы, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
Аның әйтүенчә, хатын-кыз төрле ситуацияләрдә күрсәтелеп, аларның кыенлыкларны җиңеп чыгуы тасвирлана.
Операларның барлык авторлары – драматурглар, шагыйрьләр һәм композиторлар – хатын-кыз иҗатчылар. Режиссерлары – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов. Операның музыка җитәкчесе – Ильяс Камал.