Әтнә театры сезонын «Хыял йорты» премьерасы белән япты
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясе белән театр сезонын япты. Бүген театрда премьераның икенче көне.
«Хыял йорты» пьесасын сәхнәләштерү өчен артистлар сайлаган. Чөнки театр директоры Ленур Зәйнуллин труппада театр репертуарына һәм максатларына туры килгән сәхнә әсәре тәкъдим итүгә бәйге игълан иткән. Әлеге бәйгегә артистлар актив катнашкан.
«Хыял йорты» пьесасын театрга Рәзилә Мөхлисуллина тәкъдим иткән. Спектакльдән соң җиңүчегә 20000 сумга приз сертификаты тапшырылды.
Спектакльне яшь режиссер Гөлназ Минкина сәхнәләштергән. Көйләр авторы Айнур Шәрәпов. Биюләрне Мария һәм Марсель Нуриевлар куйган. Шигырьләрнең авторлары – Резедә Гобәева һәм Гөлүсә Батталова.
Театрның атказанган артисты Марат Хәбибуллин театрда яшь режиссерларның спектакль чыгаруына сөенә: «Яшь кеше тырышып иҗат итә, чөнки уңышлы эшен башкалар да күреп алып, чакырырга мөмкиннәр», – ди ул.
Театр директоры Ленур Зәйнуллин бу спектакльнең уңышлы барачагын, тамашачының заллар тутырып йөриячәген фаразлады. Әмма шушы ике көндә карап өлгермәүчеләр аны яңа сезонда гына карый алачак.
Хәзер труппа яңа спектакльнең репетицияләрен башлады. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» повестен башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куя. Әсәрне Марат Хәбибуллин татарчалаштырган.