Рөстәм Миңнеханов Сергей Кравцов һәм Дамир Фәттахов белән яшьләр сәясәте турында сөйләште
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар мәгариф системасының актуаль проблемалары турында фикер алышты. Шулай ук урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе турында да сөйләшү булды.
«Моннан тыш, бөтенроссия балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру темасы да кузгатылды», – дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.
Элегрәк Дәүләт Думасына «Большая перемена» («Озын тәнәфес») дип аталачак балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турында закон проекты кертелгән иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары яңа оешмага җитәкче итеп Дамир Фәттахов билгеләнергә мөмкин булуын хәбәр итте.