Ульяновск өлкәсенең Уразовка татар авылы тарихына багышланган китап басылды
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең татар авыллары тарихына багышланган китаплар чыгу дәвам итә. Шушы көннәрә генә тагын бер татар авылы — Карсун районы Уразовка (Сакускай) авылы хакында китап басылды. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Гиматдинова (Хәйретдинова) тырышлыгы белән әзерләнгән җыентыкка авылның тарихы, данлыклы кешеләре, сугыш чоры һәм бүгенге тормышына кагылышлы бай мәгълүмат тупланган. Бу хакта «Өмет» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Китапка кергән язмалардан күренгәнчә, Уразовка авылына 1648 елда нигез салынган. Авыл халкы арасында саланың исеменә кагышлышлы ике төрле риваять яши икән: авылга нигез салучы Ураза исемле булган, бәлки мөселманнарның иң зур бәйрәме Ураза белән бәйледер… «Шундый бер урын бар… Уразовка авылы» («Есть такое место … село Уразовка») исемле китапны чыгарып, авылдашларына зур бүләк ясаулары өчен Рауза Гыйматдинова, Шамил Шәмшетдинов, Разия Биккузина, Саидә Яфуняева, Фәүзия Хәйрпетдиновага якташлары рәхмәт сүзләрен юллый, диелгән хәбәрдә.