Түбән Камада ун яңа автобус маршрутка чыкты
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Ел азагында Түбән Камада ун яңа автобус маршрутка чыкты. Алар -Түбән Новгород ГАЗ заводы автобуслары. Аларның һәркайсы 19 урынга исәпләнгән, салонда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук коляскалы әниләр өчен дә урыннар каралган. Бер автобуска 59 пассажир сыя. Яңа автобуслар 5, 5а, 55, 10, 34,10, 1 һәм 25 нче маршрутлар буенча йөриячәк. Һәр автобуста «Бу — безнең автобус. Это — наш автобус» дигән махсус язулар бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Калган 40 автобус шәһәр урамнарына гыйнвар аенда чыгачак. Яңа автобуслар йөрүдә вакыт аралыгы тәртипкә салынган. Автобуслар 9 юнәлештә йөриячәк. Шәһәр хакимияте халыкның теләген исәпкә алып, автобус юнәлешләренә үзгәрешләр дә кертергә мөмкин. Автобусларны хәрәкәткә чыгару тантанасында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин катнашты. Рамил Муллин Татарстан Президентына автобуслар сатып алудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, автобуслар Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сатып алынды. Бу максатларга республика бюджетыннан 227,3 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шунысын да әйтеп үтик, әлегә предприятиегә автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар җитми. Җирле хакимият бу мәсьәләне хәл итүдә зур тырышлык куя.