Татарстан язучылары балкар шагыйре Әхмәт Сузаевны 80 яшьлек юбилее белән котлады
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Кабардино-Балкария Республикасы башкаласы Нальчик шәһәрендә балкар шагыйре Әхмәт Сузаевның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Татарстан язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм язучы Рафис Корбан котлады.