Татарстанда буран һәм 14 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Татарстанда көндез буран көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә явым-төшем күзәтелми. Талгын җил исәчәк. Төнлә термометр баганалары -11...-6 градус чикләрендә торачак. Республиканың көнчыгыш өлешендә -14 градуска кадәр салкынайта. Көндез -8... -3 градус фаразлана. Юлларда көчле бозлавык саклана.