Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә
![Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә](https://tatar-inform.tatar/attachments/43e25cc1cd45b7a0a8bada0f412c34cc735f9484/store/crop_and_fill/2/78/715/402/780/440/ee8c3f8d614e601b5242b796ffd4a02412367b8b32bce6fbe81ac83041dd/16c0f66c3cccc6d27773f98865c4ea46.jpg)
(Питрәч, 29 ноябрь, «Татар-информ», « Алга », Люция Сираҗиева). Питрәчнең балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә. Быел планлаштырылган эшләрнең 90 проценттан артыгы инде үтәлгән. Мәйданчыкта амфитеатр, сәхнә, каршылыклар полосалары, ятаклар, эскәмияләр, таганнар, турниклар, чүп савытлары урнаштырылды. Боларның барысы да агачтан ясалган. Хәзер биредә зур таучык ясыйлар. Ә мәйдан уртасында декоратив панель төзиләр. Конструкция инде әзер диярлек, берникадәр детальләр генә калды. Шулай ук бу атнада видеокүзәтү системасын монтажлыйлар. Киләсе елда икенче этапка керешәчәкләр. Баскетбол һәм футбол мәйданчыкларын ремонтлау планлаштырылган, диелә хәбәрдә. Эшләр илкүләм проект буенча бара.