Ковид белән авырган кешеләр «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең ковидның «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы зур.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы төгәлрәк мәгълүмат якын арада билгеле блулачагын әйтте. Гамәлдәге тестлар бу штаммы ачыкларга сәләтле. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк оешма вирусның борчу тудыра торган яңа Көнья Африка төрен таныды. Күпсанлы мутацияле вирус иммунитеты түбән, шул исәптә ВИЧ-инфекцияле кешедә барлыкка килергә мөмкин дип уйлый галимнәр.