Швейцариядә Кышкы Универсиада - 2021 гамәлдән чыгарылды
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Швейцариядә «омикрон» коронавирусының яңа штаммы барлыкка килү сәбәпле, 2021 елгы Кышкы Универсиада гамәлдән чыгарылды. Ул Люцернда булырга тиеш иде, дип хәбәр итә ТАСС халыкара университет спорты федерациясе (FISU) чыганагына сылтама белән.
«Карар Швейцария хакимиятенең Африка илләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри 10 көнлек карантин кертүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, Люцерндагы Универсиаданың була алмавы ачыкланды», — диде агентлык әңгәмәдәше.