Чирмешәндә «Самавыр» бәйрәме узды
(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район мәдәният йортында рус халкының «Самавыр–FEST» бәйрәмендә җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар.
Мәдәният йортының фойесында мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын сый-нигъмәт, бизәлгән самавыр куелган өстәлләр белән каршы алдылар. Шунда ук рус халкының милли эш коралларын, кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.
Балалар кайбер тарихи вакыйгаларга тукталдылар, киез итек, чабата турында да кызыклы мәгълүмат җиткерделәр, диелә хәбәрдә.