Татарстанда шәһәрара автобуслар йөри башлады
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Буран аркасында, республикада шәһәрара автобуслар хәрәкәте туктатылган иде. Хәрәкәт бүген, 21 ноябрьдә, иртәнге алтыда кабат ачылды. Һава торышы начар шартларда машина йөртүчеләр юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш, дип искәртә Республика Дәүләт автоинспекциясе.