Самара өлкәсенең Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зиратларны җыештырдылар
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зират территориясен җыештыру буенча көзге өмәләр узды.
«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Яңа Мансур авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм тәртипкә китерүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә.
«Мәчәләй авыл җирлегендәге зиратларны тәртипкә китерү буенча көзге өмәләр дәвам итә. Әлеге чараларда катнашучы мәчет имамнарына, авылдашларга һәм чыгышы белән шушы авыллардан булган кешеләргә зур рәхмәт!» диелә хәбәрдә.