Баулы районы җитәкчесе вакытыннан алды вазифасыннан китте
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин үз вазифасыннан вакытыннан алда китте. Бу хакта ул Баулы районы советының чираттан тыш утырышында хәбәр итте. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Депутатлар Рамил Гатиятуллинның карарын бертавыштан хуплады. Ул яңа эш урынына билгеләнү сәбәпле, эштән китте. Хәзер Рамил Гатиятуллин «Татнефть» компаниясенең Казандагы бер структур бүлекчәсен җитәкләячәк. Рамил Гатиятуллин районны 2014 елның сентябреннән җитәкләде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу җиде ел эчендә районда күп нәрсә эшләнгән. «Соңгы елларда район югарыга күтәрелде: Баулы районы башлыгы инициативасы һәм хезмәт сөючән район халкы, шулай ук Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән югары күрсәткечләргә иреште», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. «Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеровка муниципаль берәмлек башлыгы итеп сайланганчыга кадәр шәһәрдәге һәм райондагы эшләрнең торышы өчен җаваплылык йөкләү тәкъдиме бар», — дип тәкъдим итте Фәрит Мөхәммәтшин. Бүгенге көндә Ильяс Гозәеров район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара. «Якын арада Ильяс Гозәеров район башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен калдыра, депутатлык процедурасын уза һәм аннары район башлыгы вазифасына дәгъва кылучы итеп сайланачак», — дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» АҖенең җирле филиалы «Баулы-информ» АҖендә башлык итеп билгеләү процедурасын.