Мөхәммәтшин: Баулы районы Татарстанның үзенә күрә «көнчыгыш форпосты» булып тора
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Баулы районында булды. Ул анда муниципалитет Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Парламент җитәкчесе бу районның Татарстанның үзенә күрә «көнчыгыш форпосты» булуын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тугандаш Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе чигендә урнашкан Баулы районы күршеләр белән уңышлы хезмәттәшлек үрнәген күрсәтә», — диде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин районда ишегалларын төзекләндерү буенча президент программасы гамәлгә ашырылуы белән танышты һәм капиталь ремонттан соң ачылган спорт мәктәбендә булды. Узган ел программа буенча районда 16 йорт ремонтланган. Быел тагын җиде зур ишегалды территориясе төзекләндерелә. Дәүләт Советы Рәисе 1нче спорт мәктәбендә атлетика, гимнастика һәм шахмат белән шөгыльләнү залларында булды, ул шулай ук педагоглардан һәм тренерлардан эш шартлары белән кызыксынды. Быел мәктәптә 32 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. «Соңгы елларда районда республика һәм федераль программаларда актив катнашу нәтиҗәсендә торак, социаль объектлар һәм юлларны төзекләндерү, төзү һәм капиталь ремонтлау буенча күп кенә проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Барысы да Татарстан Президенты һәм нефтьчеләр ярдәме, район башлыгы һәм Баулыда яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды», — диде ул.