Татарстан Президенты педагогларга ковидтан вакцинация узарга тәкъдим итте
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларны Covid-19дан вакцинация узарга өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте. «Кызганычка, пандемия беркая да китмәде. Вәзгыять киеренке. Барыннан да элек үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Ә педагог көн саен кешеләр белән элемтәдә тора. Вакциналар бар, алар иң ышанычлы. Россия вакциналары — дөньяда иң яхшыларның берсе. Рәсми төстә әйтә алам, вакцинацияләнгән кешеләр арасында бездә үлем очраклары юк. Вакцинация узучылар арасында авыручылар бар, әмма авыру җиңелрәк уза», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты. Аның фикеренчә, студентлар да вакцинация узарга тиеш, чөнки яшь кешеләр бу авыруны авыр кичерә торган очраклар теркәлгән. Миңнеханов үзе дә, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа коронавирустан вакцинация узуын искәртте. Татарстан Президенты позициясен Шәймиев хуплады, ул шулай ук прививка ясату яклы. «Син үзеңне саклаганда гына башкаларны саклыйсың. Мәгънәсе менә шунда», — диде ул.