Минзәлә педагогика көллиятендә «Лингвистик Сабантуй» җиңүчеләре ачыкланды
(Минзәлә, 29 май, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» ). Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә Татарстан Җөмһүрияте урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Лингвистик Сабантуй» республика бәйгесе булып узды.
Катнашучылар татар теле тарихы, татар теленең кызыклы очраклары, фразеология, лексикология, морфология, синтаксисы буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр.
Чын Сабантуй булмаса да, бәйрәм рухы, матур җырлар-шигырьләр, Сабантуй бизәге — чигүле сөлгеләр эленгән озын колга — һәммәсе дә татар халкының милли бәйрәмен хәтерләтеп, күңелләргә шатлык-сөенеч өстәделәр.
Ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Командалар арасында 1 урынны Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Минзәлә педагогика көллияте (бәйгедән тыш), 2 урынны Чаллы педагогика көллияте, Түбән Кама күппрофильле көллияте, 3 урынны Түбән Кама агросәнәгать көллияте, Алабуга политехник көллияте алды.
«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә Чистай күппрофильле көллияте җиңде.