Ветераннар оешмасы вәкиле, әфганчы: Хәзерге яшьләр Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Александр Поляков фикеренчә, бүгенге яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый.
«Парадта балаларның күпләп катнашуы сөендерде. Соңгы елларда яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен тагын да ныграк аңлый башлады. Алар үзләре яшәгән авыл тарихын, нәселен, мәдәни мирасны өйрәнергә омтыла. Мондый патриотик хисләр, буыннарга карата хөрмәт, мәхәббәт хисе көчәя барыр дип уйлыйм», — диде ул.
Александр Поляков Меңьеллык мәйданында узган Җиңү парадын онытылмаслык бәйрәм, дип атады.
«Бүгенге парад искиткеч булды. Мондый парадның булганы юк иде әле. Һәр чыгыш тирәнтен өйрәнелгән, нечкәлекләргә кадәр искиткеч. Кремль буенда меңләгән кеше бүгенге якты бәйрәмне үткәрергә җыелды. Бу — онытмаслык бәйрәм. Республика өчен бу — зур нәтиҗә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.