Халыкара спорт мастеры, боксер Фаат Гатин мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Танылган спортчы, халыкара спорт мастеры, боксер Фаат Гатин «Тынычлык» мәчетендә мөселманнар өчен ифтар үткәрде. «Ифтар мәҗлесенә ул үзенең спортчы дусларын да чакырган иде», — ди әлеге чарада катнашкан спортчы-язучы Рәдиф Сәгъди. Фаат Гатин — бокс буенча СССР чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры, халыкара спорт мастеры. Казанда туган һәм биредә яши.