Казанга Үзбәкстан Премьер-министры килде
![Казанга Үзбәкстан Премьер-министры килде](https://tatar-inform.tatar/attachments/2c4dc35049166413cf9d8d00d5e6f162a4952174/store/fill/780/440/036a7d3419a0d0e886758ebdb6ce4d7db34dbffdebfeebf2b4db94b12152/1ae0f41486f0cf80df5e613632678161%5B1%5D.jpg)
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде. Казан аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. ТР Президентының матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, Арипов сәфәренең максаты – 29-30 апрельдә Казанда уза торган Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу. Евразия икътисади берлеге — ул халыкара икътисади интеграция оешмасы. Аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан керә. Молдова, Үзбәкстан һәм Куба күзәтүче дәүләтләр статусына ия.