Спас районында укытучылар балаларга үз үрнәкләрендә тәрбия бирә
(Спас, 24 февраль, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Спас районында икенче урта мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Юлия Филиппова һәм Балалар иҗат йорты остазы Ирина Ковальчук «Кеше тәрбияләү» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» һөнәри осталык республика конкурсларында җиңеп чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Тәрбия һәм өстәмә белем бирү» конкурсы кысаларында үз тәҗрибәләре белән шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән сигез укытучы уртаклашты. Конкурс сынауларында алар башка мәктәп укучылары белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм визит карточкаларын күрсәттеләр.
«Кеше тәрбияләү» конкурсының призерлары булып Антоновка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайнуллина һәм «Регата» балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Лариса Осинцева табылды.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында икенче һәм өченче урын өчен дипломнар белән Балалар иҗат йорты һәм балалар савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Валентина Якличева белән Ренат Шәрипов билгеләп үтелде.
Конкурста шулай ук Полянка урта мәктәбе педагогы Ольга Кузьмина, «Родничок» балалар бакчасы педагог-психологы Мария Шевченко катнашты. Аларга дипломнар тапшырдылар.
Дипломнардан тыш, җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.