Конституциядә элекке президентлар өчен сенатор статусын исәпкә алырга тәкъдим ителә
(Казан, 11 февраль , «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмә турында закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, Россиянең элеккеге президентлары Федерация Советы әгъзасының гомерлек статусын алуын күздә тота. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
Дәүләт Думасының закон чыгару һәм Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы, РФ Конституциясенә үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше Павел Крашенинников сөйләвенчә, төзәтмәдә элеккеге Президентның вәкаләтләре вакыты тәмамланганнан соң һәм отставкадагы очракта, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, мондый хокук алуы күрсәтелгән.
Шул ук вакытта аларда Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләреннән баш тарту хокукы саклана.