Татарстанда боз өстенә төшкән вертолетта бер кеше һәлак булган
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булган Bell-407 вертолетындагы өч пассажирның берсе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Калган ике пассажир тән җәрәхәтләре алган, аларны табиблар кулына тапшырганнар.