Сургут шәһәрендә татар теле түгәрәге ачылды
![Сургут шәһәрендә татар теле түгәрәге ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/7c84cd615296523f017f0a858f7dc0da4b3b0877/store/fill/780/440/251f3feeed31c39c4dc83ec4cc539c65e470f2e8f9541faabf147d4b3282/071.jpg)
(Казань, 25 ноября, «Татар-информ»). Сургутта «Татарча өйрәнәм» түгәрәге ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләр бушлай уздырыла, бирегә теләге булган һәркем килә ала. Түгәрәккә һәр дүшәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Бажов урамы, 31 адресы буенча килергә мөмкин.
«Татар телен өйрәнергә, кабатларга яки белем дәрәҗәсен күтәрергә теләге булган бар кешене дә көтәбез», - дип хәбәр итә түгәрәкне оештыручыларның берсе Рамил Гатауллин.
Татар яшьләре берлеге хәбәр итүенчә, татар телен өйрәнү өчен мондый түгәрәк Сургутта әле беренче тапкыр ачыла. Ул татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырылган.