Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачылды
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Чаллыда «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул 220 балага исәпләнгән, шул исәптән өч яшькә кадәрге 120 баланы да. Бу хакта автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә. Тантаналы чара мэр Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында узды. Кунаклар балаларны бер яшьтән кабул итә торган ясле төркемнәрендә дә булды. Читать дальше...