Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Әни сүзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак
(Чаллы, 25 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә 26 августта 16:00 сәгатьтә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың «Әни сүзе» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсенең ачылыш тантанасы була. Экспозиция Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган. Аның иҗатында туган як тарихына, тарихи мирасына мәхәббәт чагыла. «Әни сүзе» күргәзмәсе тукымаларда һәм графикта тәкъдим ителгән. Читать дальше...