Зәйдә яшәүчеләр сезонлы ярминкәдә үсентеләр алды
(Зәй, 15 май, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). Бүген, 15 майда «Зәй» Агросәнәгать паркында агачлар, чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үсентеләрен, кара туфрак, бакча инвентаре, авыл хуҗалыгы техникасы сату буенча «Язгы сезон-2021» ярминкәсе узды. Ярминкә иртәнге җидедә ачылды һәм аны беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов карап чыкты. Сәүдә рәтләрен Ал.Бистәсе, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Аксар авыл җирлекләре, районның крестьян-фермер хуҗалыклары тәкъдим итте. Читать дальше...