«Без - мич өстендә җылынып үскән балалар» - Гүзәл Уразова әбисенең йортын күрсәтте
Җырчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу көннәрдә Гүзәлнең туган яклары Пермь крае Барда районында гастрольләрдә булганнар. Гүзәл, юл уңаенда, үзе өчен бик кадерле булган әби-бабасының йортына да кереп чыгарга өлгергән.
«Бардам – туган җиремдә 3 көн булдык. Туган йортымны күрсәткәнем бар инде сезгә, дуслар. Кайттым әле менә, безне көтеп тик тора…. Менә шушы мич өсләрендә җылынып үскән балалар инде без. Монда безнең газ юк иде әле, мич әле дә тора. Әниемнең әнисенең йорты. Минем балачагым биредә узды», – дип күрсәтте йортны җырчы.
Гүзәл Уразова әбисе йортында азан әйттергән.