Табиб: «Чәчне юу ешлыгы тиренең төренә бәйле»
Медицина фәннәре кандидаты, табиб Наталия Сирмайс «Радио 1» белән әңгәмәдә чәчне юу ешлыгы турында сөйләгән.
«Чәчне кирәк булганда юарга кирәк, һәркем өчен бу ихтыяҗ төрле», — дип белдергән белгеч.
Ул шулай ук игътибар иткәнчә, әгәр чәчне сирәгрәк юа башласаң яки озак тәнәфестән соң юсаң, кулда күп итеп чәч калган кебек тоела. Әмма бу авыру белән түгел, ә физика законнары белән аңлатыла.
«Бу вакытта чәчләр тоткарланып тора, шуңа күрә юганнан соң элеккегә караганда күбрәк коелган кебек күренә», — дип аңлаткан ул.
Чәчне юу ешлыгы тиренең төренә һәм майлылыгына бәйле. Майлы тире булган кешеләр чәчләрен көн саен юа ала, ә коры тиреле кешеләргә 3–4 көнгә бер тапкыр җитә. Белгеч сүзләренчә, иң мөһиме — чәчне «график буенча» түгел, ә пычрангач юарга, диелә хәбәрдә.