Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Зинира-Ризат Рамазановлар: «Эстрадада эшләү елдан-ел авырлаша, иң көчлеләр генә кала»

Ризат, Зинира, Чаллыда гастрольләрегез башланып китте. Сезне Чаллы ничек кабул итә?

Ризат: Чаллы артистларны элек-электән җылы кабул итә. Без моны баштарак бирегә Башкортстаннан «КАМАЗ» төзелешенә килүчеләр күп булу белән бәйледер дип уйлый идек. Мөслим, Сарман, Актаныш кебек артистларны күтәреп ала торган районнар якын булу да үз ролен уйныйдыр. Салават абый Фәтхетдиновның да: «Иң башта мине Чаллы тамашачысы күтәрде, аннан соң гына Казан кабул итә башлады», - дип сөйләгәне бар.

Тамашачы мәхәббәтен яулый алган җырчы кайда барып җырласа да зал җыядыр инде ул. Алексеевск кебек, татарлар азрак яшәгән, авыррак районнар бар анысы. Андагы халыкны бер тирәгәрәк, мәсәлән, Норлатка җыярга тырышабыз. Иркәләнеп беткән районнарны да аерып күрсәтергә була. Мәсәлән, «Татнефть» оешмасы үз эшчеләренә гел концертларга билетлар биреп тора. Шуңа андагы халык үз акчасына билет сатып алып, концертка йөрергә ияләнмәгән. «Алып бирерләр әле», - дип көтәләр.

Әмма без зарланмыйбыз, бисмиллаһны әйтсәң, җитә. Бу – Зинира белән гаилә эшебез. Төркемебездә 13 кеше. Кемдер фатирга, машинага акча җыя, күбесенең кредиты, ипотекасы бар. Шуңа стабильлек булдырырга тырышабыз. Аена 20 концерт куябыз. Графигыбыз алдан ук төзелә, ягъни, егет-кызларга калган вакытларында өстәмә эшләрдә эшләү мөмкинлеге дә калдырабыз.

Бер әңгәмәдә биючеләр табу, команда туплау авыр, дип әйткән идегез. Бу мәсьәлә бүген дә актуальме?

Ризат: Аеруча, биюче егетләр табуы авыр. Бүгенге көндә мәдәният институтында биючеләр әзерләү өчен бюджет урыннары бүлеп бирелмәгән. 150 мең сум түләп, кем баласын биючегә укытсын инде. Укытса да, диплом алгач шушы юнәлештә китәме әле ул балаң, юкмы?

Аннан соң хәзер зумерлар буыны үсеп җитте. Аларга барысы да бик җиңел һәм тиз кирәк. Без аларга биюләр куйдырабыз, костюмнар тектерәбез, 3 ай буе концертлар сезонына әзерлибез. Ә кайберләре бераз эшләүгә тоталар да, китеп баралар. Шуңа күрә бер елны булса да эшләп бетерәсез дип, килгән егет-кызлар белән килешүләр төзегән елларыбыз да булды.

Без инде үз чиратыбызда артистларыбызны тәмле итеп ашатырга, чиста-пөхтә җирдә кундырырга тырышабыз. Балаларыбыз кебек алар безгә. Без гаиләле пар булгач, әти-әниләренә дә тынычрак, курыкмыйча гастрольләргә чыгарып җибәрәләр.

Ризат, бер елны сез иҗатыгызны яратмаган тамашачыгызга билетлар бүләк иткән идегез. Ялгышмасам, ул хәл Чаллыда булган иде.

Ризат: Чыннан да шундый хәл булды. Чәй эчәргә печеньелар, конфетлар алырга дип, төркем белән базарга кергән идек. Сатучы апа: «Син артистмы әллә?» - ди. «Юк ла, мин монда эшлим дигән булам. Шуннан, телефонны әкрен генә куртка кесәсенә салып, камераны кабыздым. Сөйләштерә торгач: «Син Ризат Рамазановка охшагансың бит», – диде. «Мин аларны яратмыйм, артыгын сикерәләр», - дип тә өстәде (көлә).

Машинага чыгып, тиз генә ике билет алып кердем дә: «Апа, Рамазановларның концертын килеп карагыз әле, башка фикердә калмассызмы икән», - дидем. Телевизор, радиодан тыңлаганда бик үк яратып бетермәсәк тә, концертыгызга барып, үзегез белән аралашып кайткач, сезне бөтенләй башкача кабул итә башладык, дип әйтүчеләр күп. Менә ул апа бүген килерме икән концертка, юкмы?

Фанатыгызга әверелгәндер әле.

Зинира: Кем белгән, кем белгән (көлә).

Фото: © Зинира-Ризат Рамазановларның шәхси архивыннан

«Арада иң көчлеләр генә кала»

Күп кеше калыплашудан курка, гел бер төрле эш белән шөгыльләнү нәрсәне дә булса үзгәртәсе килү теләге тудыра. Сез менә тормышта, иҗатта үзгәрергә кирәк дигән ноктага килеп җитмәдегезме әле?

Ризат: Стильне үзгәртү артистның тагын да камилләшүе, яңалык кертүе өчен эшләнә торгандыр. Ел саен бер үк әйбер, дип кайтып китмәсеннәр өчен, үзебез дә, бераз гына яшьләрчәрәк тә булырга омтылабыз. Быел менә «Самая» җырын чыгардык. Олырак яшьтәге апайлар өчен дә җырларыбыз бар. Дөм үзгәрергә түгел, камилләшергә кирәк. Һәр артистның үз юнәлеше бит. Безнеке инде ул күбрәк халык белән аралашу, мәзәк, импровизация. Үзгәрәм дип тырышканда, үз йөзеңне югалтмау да бик мөһим.

Зинира: Башка стильдә җырлый башласак, без Ризат-Зинира булмаячакбыз. Халык шулай кабул итеп, яраткан икән…

Ризат: Әкрен генә эшләп торган көнебез, Аллаһка шөкер. Үсеш кирәк, әлбәттә, ә моның өчен гел эшләп, акча кертеп торырга кирәк. Иҗат бүгенге көндә бик зур чыгымнар таләп итә. Эстрадада эшләве елдан-ел авырлаша, арада иң көчлеләре генә кала.

Зинира: Артистлар күп диләр. Артистлар күп инде алар, чыннан да, ләкин менә төркем туплап, гастрольләр белән йөрүчеләре шул бер унлап кына.

Моны эстрадада бер тенденция дип әйтергә буладыр инде.

Зинира: Беләсезме, артистлар чыгып-чыгып карыйлар. Халык җыелмый да, сүрелеп китәләр.

Ризат: Яшь артистлар бөтен туплаган акчаларын иҗатка туздырып бетерәләр дә, кире элекке эшләренә кайталар. Биш-алты елдан «булмасмы икән» дип, янә чыгып карый.

Зинира: Артист эше карап торышка гына җиңел инде. Башкортстан артистлары белән еш аралашабыз. «Сезнең Татарстанда теләктәшлек белдерүчеләрегез, ярдәм итүчеләрегез бик күп. Сезгә бик җиңел», - диләр безгә. Кем ярдәм итә соң безгә? Ничек итеп? Читтән шулай күренә инде, димәк.

Ризат: Бүген шоу-бизнесның үзәге Татарстанда. Татар шоу-бизнесы конкурентлык зур булганга да көчле ул. Артистлар бер-берсе белән узыша-узыша эшлиләр. Утның да көчлерәген, аппаратураның да заманчарагын алырга тырышалар. Бүгенге көндә рус эстрадасына карыйсың, әйе, алар миллионнар әйләнә торган шоулар ясыйлар. Без андый дәрәҗәгә менеп җитмәдек. Тик менә, мисал өчен, чуваш, мордва, башкорт эстрадалары белән генә чагыштырып карасак та, татар эстрадасының бер башка югары икәнен күрәчәкбез.

Зинира: Без дә кайвакыт әллә ниләр күрсәтмәкче булабыз да, мөмкинлекләр булмау туктата. Шоулар ясар өчен мәдәният йортларының сәхнәләре артык кечкенә. Ярты гына экран куйган, ток җитмәгәнгә, утларны өскә элә алмаган вакытлар да була, хәтта.

Ризат: Фатирга ремонт ясаганда, рәсем күрәсең дә, миңа да шундый кирәк, дисең. Ә аны башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр булмавы ачыклана. Монда да шулай ук. «УНИКС»тагы аппаратура, ут эффектларын Теләчедә кулланып булмый. Ә безгә, бернигә карамыйча, авылларга да, районнарга да йөрергә, даими эшләп торырга кирәк.

«Тормыш үзенчә чыныктырган»

Сезне юмор остасы буларак та беләбез, Ризат. Рамил Шәрәпов шикелле, юмористик концертлар белән йөрү теләге юкмы?

Ризат: Үзем генә концерт куеп карыйм, дигән уй башымда 0,1 процент та юк (көлә). Элек тә булмады. Әйе, без Илдар Ямалиев белән юмор театры буларак эшләп алдык. Илсөя апа Бәдретдинова төркеменнән китеп, үз төркемебезне булдырып… Дөресен әйтергә кирәк, бик авыр чор булды ул. Зинира белән өйләнешкән генә ел. Гаилә, ипотека, кредит... Концерттан кайтасың да, таксига чыгып китәсең, ниндидер шабашкада эшлисең. Шул вакытта берәрсе: «Ризат, Илсөя апаң төркемендә генә бер-ике ел йөреп тор әле син», - дип әйткән булсамы. Ә без Илдар белән аерым эшләп карарга булдык. Яшьлек белән җиңел уйлыйсың бит.

Фото: © Зинира-Ризат Рамазановларның шәхси архивыннан

Зинира: Анда китүенең сәбәбе нидә булды дисәгез, Ризатны гел туйлар алып барырга чакыралар иде.

Ризат: Ә Илсөя апа белән эшләгәч, туйларга китеп булмый. Болай ничә көн концертта йөргәнне туйда бер кичтә эшләп кайтасың бит. Аннан хатын белән дә буласы, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәсе килә. Ләкин бернинди үкенечләр дә юк. Хәзер менә уйлыйбыз да, әле ярый шулай булган, дибез. Тормыш үзенчә чыныктырган.

Сәхнәдә һәрвакыт ниндидер мөгез чыгарырга, халык көләрлек яңалык уйлап табарга кирәк бит. Иҗатка ресурсларны каян аласыз?

Ризат: Илһам каян аласың дигәндә, без Зинира белән җәйләрен гел эзләнүдә. Юлда барганда сөйләшеп китәбез дә, моны быелгы программага кертергә кирәк, дип уйлап куябыз. Концертларда да тамашачыларыбыз бик актив безнең, кызык мәзәкләр уйламаганда да килеп чыга. Менә Туймазыда чәчәк бирергә чыккан балаларга чупа-чупслар өләштем. Сәхнәгә бер ханым белән кызы менде. «Кызыгыз бигрәк матур», - дим. «Бу синең кызың бит», - димәсенме. Халык көлә, Зинира шок халәтендә миңа карый. «Миңа охшамаган бит бу», - дип, халыкны тагын да көлдереп, җайлап җибәрергә туры килдек.

Элек сәхнәгә чыкканда барыбер каушый идек. Ашыгып та сөйләнелә иде. Зинира хәзер миңа: «Ризат, ашыкма, сүзләреңне бутама, дикция белән сөйлә», - дип әйтеп тора.

Зинира: Хатын-кыз барыбер тыйнаграк булырга тиеш дип саныйм мин. Шуңа күрә сәхнәдә Ризат күбрәк сөйли.

Ә тормышта ничек?

Ризат: Ә тормышта Зинира күбрәк сөйли.

Зинира: Ризат исә тормышта сөйли алмаганын, барлык эмоцияләрен сәхнәдә чыгара (көләләр).

Ризат: Яши-яши бер-береңә өйрәнеп бетәсең икән ул. Элек мин Зинираны: «Паникага бирелмә әле. Борчылма», - дип, гел тынычландыра идем. Хәзер икәүләшеп йоклый алмый яткан чакларыбыз була. Кайвакыт, эч пошуга чыдый алмыйча, төнлә торып чәй эчәбез. Менә шул уй картайта, бетерә инде кешене.

Зинира: Безнең эштә нәрсәдер эшләмичә, нәрсәдер уйламыйча бер минут та торып булмый. Концертларыбыз бара, ә без инде киләсе сезон өчен костюмнар, сценарийлар уйлыйбыз. Яңа җырлар яздырабыз, аларны кабатлыйбыз. Бер минут та тик торганыбыз юк. Безнең өлкәдә тик торсаң, төшеп кенә каласың.

«Сәхнәгә менү – бер нәрсә, популярлыкны тота белү – осталык»

Популярлыкның тискәре һәм уңай яклары хакында сөйләшик әле. Мәсәлән, бер танылган артист, миңа фанатлар Сабантуйларга чыгып, рәхәтләнеп ял итеп йөрергә дә ирек бирми дип әйткән иде.

Зинира: Яныма килгән һәр кеше белән бик рәхәтләнеп фотога төшәм. Яшермим, мин базарга да, кибетләргә дә барам. Бөтен җирдә таныйлар, арттан куып тотып та туктаталар. Кемдер сине шулай алиһәгә тиңләп карый, хөрмәт итә икән, киресенчә, моның белән горурланырга, кадерен белергә кирәк. Соңыннан социаль челтәрләрдә дә: «Сезне бүген базарда күргән идек. Яныгызга килергә кыймадык», - дип язалар. «Нигә килмәдегез соң?» – дим. Без дә шундый ук кешеләр.

Ризат: Гомер буе популяр булмыйсың бит, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Күп кеше шул популярлык төшүне дә күтәрә алмый. Рус артистларын алсак та, кайсы аракыга сабыша, кемдер башкасына бирелә. Сәхнәгә менү – бер нәрсә, шул популярлыкны тота белү – осталык. Колхозчы белән колхозчыларча, депутат белән депутатларча сөйләшә белергә кирәк. Юаш булсаң – басарлар, усал булсаң – асарлар, диләрме. Менә шуңа алтын урталыкны сакларга кирәк инде бөтен җирдә дә.

Артист үзенең аудиториясе өчен үрнәк булырга тиеш. Безгә: «Сез татар эстрадасының матур пары, концертыгызны карагач, талашкан ирем белән дуслашып кайтып киттек», - дип әйтүчеләр дә булды. Бүгенге көндә өйләнергә кыймыйча йөрүче яшьләр күп. Кемдер бер-ике ел торып аерылыша. Хәзер ирне – ир, хатынны – хатын итү кебек сыйфатларны, тормыш кыйммәтләрен пропагандалау җитми. Халыкка менә шуларны җиткерәсебез килә.

Зинира: Кайвакыт карап торасың, концертка яшь егет белән кыз килгән була. Концерт ахырына таба болар инде кочаклашып утыра башлыйлар. Шундыйларны күреп тә, димәк, без дөрес юлда дип уйлап куябыз инде. Җыр, сәнгать кешене дәвалый, дип әйтәләр бит. Табиблар сыман, кешеләрнең җаның дәвалый алабыз икән, димәк, без дөрес юлда.

Ризат: Концертларга билет сату ул һава сату кебек бит инде, дөресен әйткәндә. Кеше акча түләп бездән энергия, илһам алырга килә.

Менә шул энергияне бирү нык ардырамы?

Ризат: 3 сәгать буе халыкка «мин сезнеке, алыгыз мине» дип концерт кую энергияне бик нык ала. Кайвакыт без концерттан соң 200 чакрым сөйләшмичә кайтабыз. Балаларны карап торырга минем әни килеп кала. Ул безнең нинди халәттә кайтып кергәнне күрә инде. Казан концертлары вакытында сәхнә артында ничек чапканны, барысын да үзебез хәл иткәнебезне күреп тә: «Үләм, болай эшләгәнче мин фермага барып, физик эш эшләп, 20 сыер савып кайтам», - ди.

Шул ук вакытта мин эшебез җиңел дип тә әйтәм. Әни мине кечкенә чакта бөтен эштә дә эшләтте инде ул. Бозауларын да карадым, чучка фермасында да эшләдем. Чиста-пөхтә киенеп, җылы, матур сәхнәгә чыгып җырлыйбыз. Иртә таңнан торып, бутый киеп эшләү түгел.

Минем иң хөрмәт иткән кешеләрем - авыл халкы, авыл хезмәтчәннәре. Аларның эшләре бәяләнсен иде. Ит сатып алганда ташлама сорый торган кешеләр күзгә ташлана. Мин, шәхсән, ташламаны теләсә нәрсәгә сорый алам, ләкин сөт белән иткә түгел! Бер бозауны үстерү өчен генә дә кешенең күпме хезмәт куйганын беләм.

«Безне беркем белмәгәндә, җырларыбызны бик нык тикшерделәр»

Ризат-Зинира, бер елны элекке худсоветлар хакында язма эшләгән идем. Хәзерге радио-телевидениедә дә бар икән әле алар. Сезнең худсовет аша узмаган җырларыгыз бармы?

Ризат: Сәхнәгә чыгып кына килгәндә, безне әле беркем дә белмәгәндә, җырларыбызны бик тикшерделәр. Башкортстанда да «гел бертөсле җырлар инде» дигән сүзләр ишеттек. Тамашачы мәхәббәтен яулагач, мөнәсәбәт үзгәрде.

Алай да, «Саубуллашу» дигән җырыбызны ТМТВ телеканалы, вазгыять белән бәйләп, алмаган иде. Балаларын югалткан әниләр турындагы бик матур җыр ул. Аннан соң ул темага күпме яңа җырлар чыкты. Безнекенең кай җире ярамады икән, белмим.

Соңрак мөнәсәбәт үзгәрде дисез. Популярлашкач, җырларыгызга карата таләпләр кимедеме?

Ризат: Популярлашу барыбер үзенекен итә инде. Укыганда да башта син «зачетка»га эшлисең, аннан соң укытучы «зачетка»га карап кына билге куя бит. Монда да шуның кебек. Хәзер Аллаһка шөкер «Рамазановлар» дигән исемебез бар. Сабантуйларны да гөрләтәбез. Төп юнәлешебез – дәртле җырлар. Кайвакыт җырларны артык күп чыгарабыз бугай дип тә уйлап куябыз. Айдар абый Тимербаев безгә матур җырларын язып тора. Аларны ишеткәч, чыгарасы килә инде. Айдар абый безгә идеяләр белән дә бик булыша, продюсерыбыз кебек ул.

«Хатын-кызлар янына кермичә, ирләр гримеркасында киенә башладым»

Социаль челтәрләрегезне гел күзәтеп барам. Сезнең тәнкыйть, усал сүзләр язучыларыгыз да юк бугай.

Ризат: Беләсезме, безгә: «Сез артык тыныч артистлар. Берәр пиар ясагыз», - дип тәкъдим иткәннәре дә булды.

Зинира: «Сезнең барысы да артык тигез, кызык түгел. Син Ризатка хыянәт иткән яки Ризат сиңа дип сүз чыгарырга кирәк», - диде бер администратор кызыбыз. «Шундый әйбер белән хайп ясыйлармы? - дидем. Андый нәрсәгә беркайчан да бармас идем. Аннан кара чикмәнең гомер буе артыңнан ияреп йөрер. Шундый нәрсәләр ясап ятсаң, булганын да югалтырга мөмкинсең.

Ризат: Минем хәтта хайп өчен кем беләндер талашасым да килми.

Зинира: Без, гомумән, андый әйберләрне яратмыйбыз. Әле сәхнәгә чыккан гына вакытыбыз, «Барс медиа» компаниясе солянкаларга чакыра. Хатын-кызлар гримеркасында бизәнеп утырам: кем чыгып китә, артыннан шуны чәйнәп калалар. Шаккаттым инде мин бу хәлгә. Ризатка аңлаттым да, хатын-кызлар янына кермичә, ирләр гримеркасында киенә башладым. Анда, ичмасам, кәрт сугалар, бөтен сөйләшкәннәре футбол һәм хоккей, бернинди гайбәт юк. Шуннан соң минем турыда: «Зинира Рамазанова бик тәкәббер икән. Хатын-кызлар гримеркасында утырмый», - дип сүз чыгардылар.

Минем хейтерларыма да начар сүзләр язганым юк. Елмаюлы смайл гына куям. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Без ярарга тиеш тә түгелдер инде ул.

Фото: © Зинира-Ризат Рамазановларның шәхси архивыннан

«Кайнанам белән бергә яши алыр идек»

Балаларны калдырып, гастрольләргә чыгып китүе кыендыр?

Ризат: Балаларыбызны минем әни килеп карый, ул булгач, тыныч күңел белән чыгып китәбез, Аллаһка шөкер. Балаларны бик сагынабыз, шуңа гастрольләргә артык озакка китмәскә тырышабыз. Алар үзләре дә безне сагынып тора.

Зинира: Айгизә зур инде хәзер, ул ияләнде. Кыз бала булгач, мөстәкыйльрәк тә. Биюгә йөри, үз-үзенә шөгыль таба. Ә менә Риязга хәзер әти-әни иң кирәк чак. Без киткәндә: «Дүрт көнгә китәсезмени? Ю-ук, ике көннән кайтыгыз», - дип кала, санап, көтеп тора.

Ризат: Аннан соң балалар безнең белән бертөрле булсалар, әниләр, сеңелкәшләр белән үзләрен бөтенләй икенче төрле тоталар. Балага барыбер әти-әни тәрбиясе кирәк. Әмма, халык йөргәндә, эшлисе дә килә. Һөнәребез шул булгач, гел бала гына кочаклап утырып булмый.

Кайнанагыз төп таянычыгыз икән, Зинира. Үзара мөнәсәбәтләрегез дә әйбәттер.

Зинира: Мин бу хакта бөтен кешегә әйтәм инде - безнең әни бик заманча кеше. Мин аның белән теләсә кайсы темага сөйләшә алам. Балаларны да моны кимә, тегене кимә дип аптыратмый. «Нигә болай бизәндең?» – дип тә әйтми. Гомумән, тәнкыйтьләргә яратмый, кысылмый. Берәр гайбәт сөйләшенә башласак, үзебезнең балалар үсеп килә, башкаларны тикшермик, дип шып туктата. Элек кайнана белән килен бер өйдә яшәгәннәр бит, без дә әни белән бергә яши алыр идек. Үз фикерен әйткәндә дә, болай итеп карамыйсыңмы соң дип, киңәш формасында, йомшак кына итеп әйтә белә ул аны. Мин үзем дә улымның хатынына шундый ук кайнана була алсам ярар иде, дип уйлап куям. Бик сабыр, булган хатын-кыз ул әни. Безнең гастрольләрдән кайтуны әйберләрен җыеп, ишек төбендә көтеп тора инде ул (көлә). Бик авыл җанлы кеше. Җәй җитсә бакчасы гөлбакчага әверелә, теплицасы яшелчәләрдән сыгылып утыра.

Ризат: Минем дә әби белән мөнәсәбәтләр бик әйбәт. Әби ул чаян, турыга да әйтеп куярга мөмкин. Шул яклап бер-беребезгә охшаганбыз. «Әби, без кайтуга шуны-шуны пешереп куй, яме», - дим мин аңа. «Ярый, кияү, аңладым», - ди. Уфага алып барырга туры килгәндә, бөтен кирәк әйберләрен алып биреп, сөендерергә тырышам.

Зинира: Минем әни гомер буе укытучы булган кеше, әле хәзер дә эшләп йөри. Нәкъ менә әнидә укытырга теләп, балаларын 6 яшьтән үк укырга бирүчеләр дә бар. Чөнки әни бик гадел, дөрес укытучы. «Әби, һәр нәрсәнең үз вакыты. Өйдә утыр инде, эшләмә», - дип, Ризат аңа кайткан саен әйтә инде. Ә әни башлангыч сыйныфларны алып баруы өстенә әле математиканы да укыта. 65 яше тулса да, быел да үгетләп эшендә калдырдылар. Чөнки Башкортстанда эш юк, шуңа яшьләр читкә чыгып китә. Әнинең рәхәтләнеп пенсиядә утырганы юк әле, һаман дәфтәр тикшерү, журнал тутыруда.

Озын сүзнең кыскасы, ике яклап та әти-әниләребез белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Кайнана белән килен ачуланышып, еллар буе авылга кайтмыйча йөрүчеләр була. Аллаһка шөкер, без андый нәрсәләрне белмибез. Әни дә әле тормышыбызның башында ук: «Нәрсә булса да, кайнанаңа каршы дәшмә. Синең Татарстанда беркемең дә юк, шуларга сыен, тәмле сүзеңне жәлләмә», - дип әйтеп куйды.

Фото: © Зинира-Ризат Рамазановларның шәхси архивыннан

«Мин Зинирага акча тота белүе өчен рәхмәтле»

Зинира, сез бик сабыр кеше сыман. Ризат кызурак канлыдыр. Җайларга, көйләргә туры киләме?

Зинира: Ризат безнең концерт директоры да. Аңа бөтен әйберне кайгыртырга, барларга кирәк, җаваплылыгы бик зур. Шуңа күрә, мин сабыррак булырга тырышам.

Аннан хатын-кызның серләре дә булырга тиеш. «Ике ипиең булса, берен иреңә әйтмә». Бу - миңа кайнанам киңәше. «Син дә минем сыман беркатлы», - ди ул миңа. Чыннан да, мин беркайчан да хәйләкәр була белмәдем. Безнең Ризат белән тормышыбыз да дуслыктан башланды бит. Ул минем бөтен элек йөргән егетләремне, тормышны, гаиләмне белә иде, ә мин аныкын. Кемдер очрашканда тәти кыз, тәти малай булып йөри дә, өйләнешкәч күзләре ачыла. Ә без, киресенчә, бары тик дуслар булдык, бер-беребезнең серләрен белдек. Гомердә дә гаилә корып җибәрербез дип уйламаган идек.

Хәзер күп гаиләләрне икесенең дә баш буласы килү теләге тарката. Бөтенләй башка буын үсеп җитте. Шул ук биюче кызларыбызның да фикер сөреше икенче төрле. «Ир-егет мондый булырга, тегенди булырга тиеш», - диләр. «Кайсы китапта язылган ул? Икең бер юнәлештә карасаң гына яшәп була, кызлар. Идеаль ирләр эзләмәгез», - дим. Ир - кайнана табып биргән бала дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Яши-яши өйрәтәсең аларны кайбер нәрсәләргә. Яшермим, элек бездә носкины тиешле урында салмаган өчен дә тавыш чыга торган иде. Әкренләп өйрәнде. Ә хәзерге яшьләр ирләрен өйрәтеп утырырга теләми.

Балаларда да әтиләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Бераз әтиләреннән куркып үссеннәр иде. Чөнки без үзебез дә шундый тәрбия алган балалар. Нәрсә генә дисәм дә, әни: «Әтиеңнән сора», - дип җибәрә иде. Хәзер үзем Айгизәгә шулай дим. Ә үзем беләм: Ризат балаларга миңа караганда да йомшаграк. «Нигә рөхсәт бирдең?» - дип Ризатны ачуланган вакытларым да була.

Ризат юмартмы?

Зинира: Мин Ризатны саран дип әйтә алмыйм. Акчабыз уртак, бер җирдә тора. Үземә акча кирәк вакытта Ризатка әйтеп алам.

Ризат: Малны хуҗасы янында мактамыйлар дисәләр дә, мактыйм әле. Мин Зинирага акчаны тота белүе өчен бик рәхмәтле. Безнең рестораннарга кереп, «шиковать» итеп йөргәнебез юк. Балаларыбыз да гади бакчага, мәктәпкә йөри. Сораган бөтен әйберләрен алып бирү тәҗрибәсе дә юк бездә. Мөстәкыйль тормыш көтәргә дә әзер булып үссеннәр дибез.

Казанга килгәндә, мин бер спортивка, Зинира ике күлмәген кыстырып килгән иде. Тормыш мәдәният институтының тулай торагында бер кашыктан, бер тәлинкәдән башланды. Шуңа да бүгенгесе бик кадерле. Мин менә хыянәткә баручы ир-атларны да аңламыйм. Биш секундлык рәхәтлек өчен ничә еллар дәвамында бөртекләп булдырган тормышны таркатып... Аллаһ сакласын.

Акчабыз уртак, барлык чыгымнар турында да, кирәк әйберләр турында да уртага салып сөйләшәбез. Зинира акчаны саный, тота белә. Мин: «Әйдә, кафега кереп ашап чыгыйк», - дисәм дә: «Өйдә кичәге аш бар, шуны гына җылытып ашыйк инде», - дип куярга мөмкин ул.

Зинира: Без шулай ияләнгән инде. Өйдә тормаганыбызны беләм бит. Һәрвакыт иртәгәсен кичтән кайгыртам. Төнлә йокламасам да, ашарга пешереп куярга тырышам. Кыз баламның да шуны күреп үсүен телим. Тәртип үзеңнән башлана. Иң башта үзеңне, аннан соң балаңны тәрбиялә, диләр бит.

Өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, бу эшнең ни икәнен үзе өй җиткереп караган кеше генә беләдер. Узган ел йорт җиткереп кердегез. Акча күп киттеме, үз кулыгыз белән нәрсәләр эшләдегез?

Зинира: Йортны үз кулыбыз белән төзедек дип әйтә алмыйбыз, чөнки өйдә тормыйбыз.

Ризат: Ләкин төзелешкә киткән акчаларны үз кулыбыз белән эшләдек (көлә). Әле ковидка кадәр җирен сатып алган идек без аның. Пандемия башланып, концертлар тукталган чорда, ярый алып калганбыз дип сөенеп йөрдек. Шуннан уйлаштык та, нигезен салып, стеналарын күтәреп, түбәләрен ябып куйдык. «О, тиз икән йорт салуы», - дигән идек. Аннан эченә кереп киттек…

Зинира: Аны төзеп куюның бернәрсәсе юк икән. Ә менә эченә киткән акча һәм вакытны санап бетерерлек түгел. Без әле йортыбызны тиз-тиз төзеп чыгарга мәҗбүр булдык, чөнки менә шушы ун ел буена җыелган костюмнарыбыз, төркемдәге барлык кешенең киемнәре, аппаратура – барысы да безнең фатирда торды.

Башта без әйберләрне кую өчен гараж арендалый идек. Бер язда шул гаражны су басты, аппаратура, костюмнарыбызга нык зыян килде. Барысын да фатирга ташыдык, балконнар әйбер белән тулды. Казанда җир тетрәсә, безнең балкон аркасында гына тетрәячәк дип көлә торган идек. Шкафлар ишеге белән килеп төшә башлады. «Уф, теге балконга чыкмас өчен әллә нәрсәләремне бирер идем», - ди торган идем.

Аннан чүп ташларга гына чыгасың, бөтен кеше сиңа текәлеп карап тора. «Кара, Зинира майка белән шортиктан йөри», - дип уйлаганнарын күзләреннән укып була. Соң мин чүп ташларга концерт күлмәгеннән чыга алмыйм бит инде (көлә). Бала белән уйнарга чыкканда да, үзеңне матур тотарга туры килә. Балаңа кычкырып кара әле син, шунда ук видеога төшереп, интернетка элеп куялар. Югыйсә, мин дә шундый ук кеше, шундый ук әни.

Менә шулар барысы да безгә йортны тизрәк җиткерергә бер этәргеч бирде.

«Проблемаларың тулып торганда, күзгә концерт күренәме?»

Сезгә тормыш сабакларны күп бирдеме?

Ризат: Әле дә көн саен биреп тора. Кемдер алдалый, кемдер эшләргә теләми. Ярый әле без икәү дим инде мин кайчакта. Аерым эшләсәк, болай бер-беребезне аңлар идекме икән? Арып кайтып керүгә, балаңны тоттырып, хатының «ләң-ләң» килеп торса, нинди иҗат кайгысы калсын. Төркемебездә 13 кеше. Унөчендә унөч төрле холык. Берсе бер, икенчесе икенче якка каерырга мөмкин. Болай без Зинира белән барысын да уртага салып сөйләшәбез дә, бер фикергә киләбез.

Зинира: Ләкин без зарланырга яратмыйбыз. Аллаһка шөкер итәргә кирәк. Йөрергә машинабыз, кайтып йокларга йортыбыз бар. Ике яклап та әти-әниләребез исән-сау. Алар исән-сау булганда без әле бала булып яшибез. Иң мөһиме илләр тизрәк тынычлансын иде. Бөтен кешедә күңел тынычлыгы булсын. Концертларга йөрергә акчалары булсын. Менә әле тагын коммуналь түләүләрне арттырдылар, азык-төлеккә дә бәяләр артты. Проблемаларың тулып торганда, күзгә концерт күренәме? Илдә шундый вазгыять булганда, әле концертларга йөргән халыкка рәхмәт дибез без.

Ризат: Беркөнне Ижаудан концерттан кайтып барабыз. Төн, яңгыр коя, кап-кара асфальт. Юл уртасына берсе йөгереп чыкмасынмы! Ничек рульне борып, машинаны кырыйга алып калдым. Кеше бәрдереп үтерсәң нишләр идең? Ничек яшәргә кирәк шул йөк белән? Казанга кадәр калтыранып кайттык. Менә шундый аерым хәсрәтләр, сынаулар бирмәсен Ходай. Минем әбинең яраткан сүзе бар: «Илгә килгәнне җиңәрбез, аерым башка кайгы бирмәсен».

Җылы әңгәмә өчен рәхмәт, Зинира, Ризат! Иҗат уңышлары теләп калам!

Фотолар Ризат һәм Зинира Рамазановлар рөхсәте белән куелды



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net