Эштәге суыткычтан алып, хезмәттәшеңнең ризыгын ашасаң, штраф салулары ихтимал
Хезмәткәрләргә уртак суыткычтан чит кешенең ризыгын алган өчен штраф, хәтта җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин. Бу хакта ТАСС О. Е. Кутафин исемендәге университетның хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат хокукы кафедрасы профессоры Ирина Шестеряковага сылтама белән яза.
Аның сүзләренчә, эш урынындагы уртак суыткыч барлык хезмәткәрләр өчен ачык, әмма һәркем үз ризыгына гына хуҗа була ала. Киресенчә булган очракта хезмәткәрнең гамәлләре административ яки җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.
Шестерякова аңлатканча, мондый хәлләр хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле түгел. Әгәр ризыклары югалган (ашалып беткән, ташланган яки бозылган) хезмәткәр гариза язса, эш бирүче полиция чакырырга хокуклы.
Юрист ассызыклаганча, җәза билгеләгәндә төп рольне китерелгән зыян күләме уйный. Әгәр ризык бәясе 1 мең сумнан артмаса, бу вак урлау дип санала һәм административ җаваплылык карала. Бу очракта штраф урланган мөлкәт бәясеннән биш тапкыр зуррак, әмма кимендә 1 мең сум була ала.
Әгәр зыян 1 меңнән 2,5 мең сумга кадәр тәшкил итсә, җаваплылык катгыйрак була: штраф шулай ук урланган мөлкәт бәясеннән биш тапкыр зуррак суммада, әмма инде кимендә 3 мең сум итеп билгеләнергә мөмкин.