Быел апрель-сентябрь айларына синоптиклар фаразы чыкты
Россия Гидрометеоүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга температура һәм явым-төшем фаразын тәкъдим итте. Фаразга караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булыр дип көтелә (норма — +5,4 °C), ә явым-төшем күләме гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм булачак.
Май, июнь һәм август айларында температура күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак, шул ук вакытта явым-төшем дә уртача дәрәҗәдә көтелә.
Июль аенда температура нормадан югарырак булыр дип фаразлана (норма якынча +19,9 °C), ә сентябрьдә, киресенчә, явым-төшем азрак булуы ихтимал (норма якынча 48 мм, дип яза «Татар-информ».