Өй янында күгәрченнәр ашаткан өчен штраф салалар
Өй янында күгәрченнәр ашаткан өчен 3 мең сумга кадәр штраф салулалры ихтимал. Кабат кагыйдә бозган очракта — 5 мең сумга кадәр. Бу турыда «РИА Новости» юристка сылтама белән хәбәр итә.
Кошлар күпләп җыелу СанПиН таләпләрен бозарга мөмкин, инфекцияләр таралу куркынычы тудыра. Моннан тыш, күгәрченнәр машиналарның буявын, эскәмияләрне һәм балалар мәйданчыкларын пычрата, диелә хәбәрдә.