Диетолог яз көне һәркемгә ашарга кирәк булган өч яшелчәне атады
Диетолог, нутрициолог Софья Кованова «АиФ» сайтына биргән интервьюсында язгы рационга яшелчә, цитруслы җимешләр өстәргә киңәш итә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, нәкъ менә яз көне кешедә энергия кимү күзәтелергә мөмкин. Бу D витамины, тимер, B төркеме витаминнары һәм магний җитмәүнең билгесе булырга мөмкин.
«Яз көне рационга яшеллек өстәргә кирәк: шпинат, руккола, яшел суган. Бу – иммунитетны һәм матдәләр алмашын тотрыклы итүче фолатлар, C витамины һәм антиоксидантлар чыганагы. Редиска һәм торма аш кайнатуны яхшырта, C витамины һәм клетчатка бирә, ләкин ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә аларны чамалап ашау яхшырак», — дип аңлата белгеч.
Шулай ук яз көне рационга кәбестә өстәү мөһим, ул C витамины, клетчатка һәм K витамины чыганагы булып тора.