Яулык кимәгән хатын-кызның уразасы кабул буламы?
«Хозур дин турында» сәхифәсендә «Яулык кимәгән хатын-кызның уразасы кабул буламы?» дигән сорауга җавап бирделәр.
«Рамазан ае уразасы һәр мөселман тормышында мөһим урын алып тора. Яулык ябу – аерым гыйбадәт төре һәм һәр мөселман хатын-кызы өчен биш вакыт намаз һәм Рамазан ае уразасы кебек үк фарыз буларак йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, яулык ябу уразаның кабул булу шарты булып тормый. Ураза Аллаһы Тәгалә тарафыннан ният һәм уразаның барлык таләпләре үтәлүгә карап кабул ителә», диелә бу хәбәрдә.