«Нинди тәрбиясезлек» – Ләйсән Гыймаева үзен тәнкыйтьләүчегә җавап биргән
Җырчы Ләйсән Гыймаева үзен бизәнгән өчен тәнкыйтьләгән язылучысына җавап кайтарган.
Артистның матур образы һәм макияжын бәяләп, бер язылучысы: «Намаздагы кеше бизәнәме?» – дип сораган. Ләйсәннең җавап кайтармавына эче пошып: «Нигә сорау ошамады? Минем яулык бәйләми торган якын дус кызларым бар. Алар биш вакыт намазда. Бизәнмиләр», – дип тә язган.
Ләйсән Гыймаева бу комментарийларны һәм аларга язган җавабын сторисларында күрсәтте.
«Әйе, бизәнә, әгәр теләсә. Ләкин башта тәхәрәт ала һәм тәхәрәте бозылса, юынып яңадан яңарта. Сезнең дус кызларыгызның бизәнеп йөриселәре килмидер, шул гына. Монда бернинди проблема да юк», – дигән ул аңа.
«Нинди тәрбиясезлек инде бу? Ни сәлам юк, бер-бер артлы сораулар тезгән бу язылучым. Дус кызына шелтә белдерәмени. Бизәнү-бизәнмәүнең намаз укуга бернинди катышы юк», – дип тә өстәгән.