Бүген Татарстанда +12 градуска кадәр җылыта, томан төшүе һәм көчле бозлавык булуы ихтимал
Бүген, 14 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Иртән томан төшә.
Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Кайбер урыннарда юлларда көчле бозлавык була.
Төнге 0..-5 градустан соң көндез һава температурасы +3, +8 градуска кадәр күтәрелә. Республиканың көнбатышында урыны белән +12 градуска кадәр җылыта, Казанда +8, +10 градус җылы була.