Ильвира Хамматова: «Кыз бала алып кайтырга хыялланам»
«Минем тирәмдәге кешеләр туры бәреп, гел дөресен әйтүемә ияләште»
Ильвира, Сез хәзер җырларны сирәк чыгара башладыгыз. Бу нәрсә белән бәйле?
Музыкаль мәйданнарга күптән җырлар чыгарганым юк, дисәм, дөресрәк булыр. Тамашачыны алдалап булмый. Соңгы тапкыр кайсы җыр чыкканын да хәтерләмим, «Алтыным» бугай. Нәрсә белән бәйле дигәндә, хәзер бары тик җырлау өчен генә җыр яздырасым килми. Йә ул күңел халәтенә, тормыштагы ниндидер координаль үзгәрешләргә туры китереп иҗат ителә, йә акчаң бик күп булып, аны кая куярга белмәүдән җыр яздыра, клип төшерә, концерт куя башлыйсың. Мин бу этапларны үттем, бугай. Алга таба күңел кушкан өчен генә, елга бер җыр чыгарып, тамашачыга матур итеп тәкъдим итеп, рәхәтлек өчен иҗат итәсем килә. Башкалар җыр чыгара дип кенә, алар артыннан кабатлыйсым килми.
Алайса хәзер концертлар оештыру белән генә шөгыльләнәсез инде?
Мин үземне төрле яклап сынап карыйм. Бүгенге көндә концертлар оештыру, аңа сценарийлар язу, клиплар төшерүче, яңа талантларны ачучы, маркетплейс ноктасы тотучы, башкаларны да анда эшләргә өйрәтүче кешемен. Әле мин хореография мәктәбенең продюсеры да. Болар барысы да иҗатка барып тоташа.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Барысына да ничек өлгерәсез?
Ничек бар шулай әйтәм, мин өлгермим, әмма тырышам. Гомер бик кыска. Элек бу сүзләрнең мәгънәсен аңламый идем, хәзер миңа 40 яшь. Кайбер кешеләр тагын 100 еллык гомерләре бар кебек яши. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, без бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә, булган көннең кадерен белеп, нәрсә эшләргә өлгерәм, шуны башкаруга максималь көчемне куям.
Күңел төшенкелегенә бирелеп, өйдә генә ятасы килгән вакытларым да була. Бу – нормаль күренеш. Мин шулай итеп башымдагы фикерләремне тәртипкә китерәм дә, тагын элеккеге тормыш ритмына кереп китәм. Баламны карап бетерергә өлгермим, ул минем бик мөстәкыйль. Нинди түгәрәкләргә кайчан барасын, кайсы киемнәрен юарга кирәклеген – барысын да үзе белә, миңа ярдәм итә.
Маркетплейс ноктасында да ярдәмчем бар, ул график төзи дә, «Ильвира апа, сезгә бүген килеп китәргә кирәк», - дип әйтә. Каядыр өлгерми башласам, ярдәмгә әнием килә. Аллаһы Тәгалә сине янәшәңдә булган кешеләр аша ярата, диләр бит. Минем тормышым шуңа мисал. Тирәмдәге кешеләр еллар буен сыналган, алышынган кешеләр, алар минем бөтен якка өлгерә алуыма өлешләрен кертәләр.
Җырлар чыгармый башладым, дисез. Ә эстрададагы җырчылар белән дуслык калдымы?
Әлбәттә, калды. Калу гына түгел, артты да. Мисал өчен, Айгөл Бариева белән элегрәк концертларда очрашканда гына сөйләшкәли идек, ә хәзер, уртак «Мәхәббәт ул – син» проектын оештыргач, якын дусларга әйләндек. Бу – уйламаган җирдән генә туган идея булды. Айгөл миңа: «Минем кияүгә чыкмаган дус кызым бар. Бүген яшьләр кайда таныша икән соң?» – диде. Бу теманы уртага салып сөйләштек тә, шуннан чынга ашырдык.
Диләрә Илалетдинова, Айгөл Рәхимова белән һаман да аралашып яшибез. Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова белән дә яхшы аралашабыз, мин аларның язылышу тантанасын алып барган идем, хәзер концерт программаларын төзим.
Беләсеңме, яши-яши «дуслар» төшенчәсенең мәгънәсе үзгәрә икән. Элегрәк, студент елларында, «Дуслар – авыр чагында барып, күңелне бушатып, ярты көнне алар белән үткәрә алырдай кешеләр», – дияр идем. Хәзер, дус еракта да булырга мөмкин икәнен аңладым. Тик шул дусның айга бер әйтеп куя торган җылы сүзе күңелне иркәләп, көч биреп тора. Мисал өчен, минем Чаллыда, Балык Бистәсендә яши торган дус кызларым бар. Озак вакыт сөйләшмәсәк тә, аннары кинәт кенә айга бер язышып, шалтыратышып куябыз. Миңа алардан да төплерәк киңәш бирүчеләр юк.
Фото: © Ильвира Хамматованың шәхси архивыннан
Әле күптән түгел Нияз Сафиуллин концертына да килгән идегез.
Үз сүзле, үҗәтлеге белән йөрүче иҗатташ дустым ул. Күптән гастрольләргә йөргәнебез юк, сирәк кенә күрешәбез. Ул хәзер дә теләсә кайсы мизгелдә шалтыратып, җырлары, клиплары буенча киңәш сорый. Мин аңа гел дөресен әйтәм. Бүгенге көндә минем тирәмдәге кешеләр туры бәреп, гел дөресен әйтүемә ияләште.
«Хәзер хатын-кызлар бик көчлегә әйләнде»
Айгөл Бариева белән уртак проектыгыз турында да сөйләп китегез әле.
Яшел Үзәнгә хәйрия концертына барганда туган идея ул. Масштаблы проектлар юктан гына килеп чыга, диләр бит. Безнең дә шул ук хәл булды. Яшьләр өчен танышулар мәйданы Мәскәүдә барлыгын беләм, дидем. Ничек оештырыласын белү өчен шул атнада шимбә көнне Мәскәүгә очтым, андагы дус кызым белән танышу кичәсенә бардым. Бу егет табу максатыннан тугел, ә андый җиргә ниндирәк кешеләр йөрүен күрү, һәм Казанда шундый эшне башлап җибәрергә җиңелрәк булсын өчен эшләнде. Ул проект бер ай эчендә оештырылды. Кешеләргә файдалы буласы гамәлне башкару өчен гел юллар ачылып тора икән.
Проектта катнашучылар гариза тутыра, без алар белән элемтәгә чыгабыз. Аннары – мөселман кызлары-егетләре, гадәти яшьләр һәм өлкәннәр өчен төркемнәр төзибез. Хатын-кызлар бик актив, ә ир-атлар бусаганы атлап чыктым гына, дигәндә, кире уйлыйлар. Өч тапкыр очрашу оештырдык, 400ләп кеше катнашты, ә гаризалар барлыгы 600-700 булгандыр. Шуның 70 проценты кызлар, бәхетле булуны, гаилә коруны теләп, инициатива белдерәләр. Хәзер хатын-кызлар бик көчлегә әйләнде. Безнең проект аша танышып, яшьләр гаилә корса, мин аларга бушка язылышу тантанасын алып барачакмын, ә Айгөл Бариева җырлаячак. Бу – бездән бүләк. Мондый көнне бик көтәбез.
Бу проектта катнашу түләүлеме?
Әйе, катнашу бәясе 2 мең сум. Беренчедән, бу проектны оештыру вакытны күп ала, икенчедән, очрашу ресторанда уза, аның да арендасы кертелгән.
Ике мең үзеңнең насыйп ярыңны табу өчен ул – чүп кенә. Әгәр мин 2 мең түләп кенә, үземнең насыйп ярымны таба алсам, тапканчы барыр идем. Беренче адым ясамыйча, күктән төшкәнне көтеп утырып булмый бит. Бер мәзәк тә бар: берәү Аллаһы Тәгаләдән лотереядә акча җиңәргә сорый, ди. Аллаһы Тәгалә аңа: «Син ул лотереядә җиңү өчен, билетын булса да барып ал инде», - дигән. Монда да шулай ук.
Фото: © Ильвира Хамматованың шәхси архивыннан
Сез социаль челтәрегездә танышулар сайтында утырам, дигәнсез. Интернетта танышуны чынлыкта танышудан кулайрак күрәсезме?
Кулайрак күрмим, ләкин минем чынлыкта танышырга вакытым юк. Хәзер синең белән интервьюда утырабыз, яныбызда ике егет утыра иде. Шушындый ыгы-зыгыда булган хатын-кыз янына алар танышырга килә дә алмыйлар. «Ул әзер түгел, эшкә чумган», - диячәкләр. Мисал өчен, таксида барганда танышырга теләүчеләр дә булды. Әмма мин таксида танышу өчен түгел, ә бер ноктадан икенче ноктага барганда мең дә бер эшне телефон аша чишәр өчен йөрим. Мин бүген иртәнге биштә торып, товарлар тапшыру ноктама бардым, өйгә кире кайттым, аннары Казан Экспога Сәидә Мөхәммәтҗанова белән чыгып киттек. Кайчан танышып булсын? Ә танышу сайтларында кешегә ничә яшь, аерылганмы, балалары бармы, кайда эшли – барысын да алдан белеп була. «Нигез»не белеп, очрашуга чакырганда кешегә берникадәр әзерләнеп барасың. Миңа калса, танышу сайтларында насыйп ярыңны табу мөмкинлеге күбрәк.
Ике тапкыр кияүдә булгансыз, кабат ялгышырмын, дип курыкмыйсызмы?
Юк. Без бит бер генә яшибез, гомер бик кыска. Кайберәүләр минем сүзләремә каты бәрелер, «Гомер кыска, дип, 40 яшьтә 10 тапкыр кияүгә чыгарга мөмкинмени?», - дияр. Бездә «Унга барам, уңганчы барам» дигән әйтем бар. Минем 10 ир-атка кияүгә чыгасым килә, димим, тик мин бәхетле булырга телим. Моның өчен тырышачакмын. Әгәр миңа 2-3 тапкыр кияүдә булырга язган икән, димәк, булам.
Берәү дә кияүгә чыкканда, «Тукта әле, бераз яшәп алам да, аннары аерылам», - дип, начар уйлар уйламый. Усал телле тыңлаучылар, комментарийлар язучылар да күп. Әмма алар кешенең күңелендәге уйларны тирәнрәк казып карасын иде. Икенче кат аерылгач, «Бөтен дөньяга күрсәткәч шул буласы билгеле. Нинди икәне йөзенә чыккан. Ул алдакчы, ничек күрмәдегез?» – дип язып тутыручылар күп булды. Күренми бит ул! Читтән яхшырак күренә. Бәхетле булу өчен, мин, әлбәттә, гаиләле тормышымны күз алдыма китерәм. Мин «сәламәт» мөнәсәбәтләр стадиясенә барып җиттем, дип уйлыйм. Барлык кызларга да тормышка аек акыл белән караучы очрасын иде.
«Күңелдәге югалту хисе барыбер бетми»
Ир-ат ягыннан тыюларга ничек карыйсыз?
Бу минем өчен «авыру» тема. Бу соравың белән авырткан «мазоль»гә китереп бастың. Минем бер мөнәсәбәтләремдә сөйгән ярым: «Матурым, җырлыйсың килсә – җырла, гастрольләргә йөрисең килә икән – йөр. Мин сиңа бернинди чикләүләр куймыйм. Бер үтенечем генә бар – бер-беребезгә булган хисләргә тап төшермичә саклап калсак иде», - диде. Аннары бу мөнәсәбәтләр зуррак әйбергә үсеп китте, миңа карата җайсыз сораулар, социаль челтәремне тикшерүләр, ир-ат коллегаларыма, шул ук иҗатташ дустым Илшат Вәлиевка көнләшүләр, тыюлар, чикләүләр китте. «Монда бармыйсың, бу киемне кимисең, бу җырны җырламыйсың» ише сүзләр әйтелә башлады. Ахыр чиктә ул миңа чит регионнарда үтә торган чараларга барырга тыюлар куйды. Күзләремдәге нур бетте, иҗаттан читләшеп, үземне башка өлкәдә дә сынап карадым, тик булып чыкмады. Иҗат кешесе канатланып эшләгәндә генә ниндидер масштаблы проектлар алып бара ала. Әгәр мин ул кеше белән калган булсам, бүгенге 3-4 проектым булмый калыр иде.
Фото: © Ильвира Хамматованың шәхси архивыннан
Сезгә яраткан кешене оныту авыр булдымы?
Хәзер мин – 40 яшьлек ханым. Оныту авыр түгел, тик күңелдәге югалту хисе барыбер бетми. Ул хис белән килешә алуы авыр.
Тормышка һәр кеше нәрсәдер өчен килә, диләр. Мин 19 яшемдә беренче «Алтын барс»ымны алдым, шул ук «Яшьли сөйгән ярым» җыры мине әле дә таныта. Әмма ул вакыттагы һәм хәзерге Ильвира бик аерыла. 19 яшьлек мин «Мәхәббәтне оныту бик авыр», – дияр идем. Яшь чакта шулай булгандыр да. Беренче тапкыр аерылу этабы да миңа бик кыен бирелде. Тик хәзер алар барысы да миңа кирәк булган, дим.
Ильвира, Сезнеңчә, кызлар ничә яшьтә кияүгә чыгарга тиеш?
Элегрәк мин кызлар 25 яшьтә, һичшиксез, кияүдә булырга, 28 яшькә кадәр беренче, 30га кадәр икенче бала табарга тиеш, дип уйлый идем. Бу тәрбиядән дә килгәндер.
Ә хәзер мин барысы да индивидуаль, дип уйлыйм. Кемдер 20 яшьтә кияүгә чыгарга, гаилә корырга әзер, ә кемдер 40 яшьтә дә моннан курка.
Аерылганнан соң, сезнең белән «флиртовать» итүчеләр күп булдымы?
Бик күп булды. Сөйләп була ул, эшләп булмый. Аерылганнан соң, мин ир-атларга «скан» кебек карый, аларга миннән ни кирәген аңлый идем. Миңа ошаганнары да булды, әмма йә принципларыбыз туры килеп бетмәде, йә иҗади булуымны, баламны кабул итмәделәр. Тәкъдим ясап, ризалашмаган чакларым да булды. Мин моны яхшы дип тә, начар дип тә уйламыйм. Бу – мин үтәргә тиешле юл.
«Пеләшме, сакаллымы – мөһим түгел»
Янәшәгездәге ир-ат нинди булырга тиеш? Сездән кыскарак буйлы булса ярыймы?
Минем өчен буй беркайчан да мөһим булмады, чөнки кешенең эчке халәте һәрвакыт мөһимрәк булды. Ир-ат минем өчен чибәр булырга тиеш. Ә минем өчен чибәрлек ул – аның «шар» күзләре белән миңа карап соклануы булырга да мөмкин. Пеләшме, сакаллымы – мөһим түгел. Мин күп сөйлим, төрле идеяләр белән янам, күпкырлы шәхесмен. Ир-ат минем бөтен халәтемне кабул итә ала торган, карашымнан барысын да аңлый алырлык булсын иде. Солтан исемле улымны да кабул итсен, аңа төпле киңәшләрен бирсен, киләчәге белән кызыксынсын иде. Монда көчле ир-ат турында сүз бара. Мин үзем дә көчле хатын-кызга әйләндем.
Һәм тормыш иптәшем мөселман кешесе булсын иде, чөнки мин үземне картлыкта Коръән ашларына йөри торган ак яулыклы әби итеп күз алдына китерәм. Ә бәлеш төбе алып кайту өчен янәшәмдә бабай да булсын иде.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Ир-атны нинди гамәле өчен мәңге гафу итә алмас идегез?
Мин монда хыянәт өчен, һәм башка әйберләр дип тезеп китә алыр идем. Тик психология буенча, кеше нәрсәгә каршы тора – шуны тормышына тартып китерә.
Ничек уйлыйсыз, гаиләдә ир белән хатын арасында хисләр суынгач, бала өчен генә бергә яшәү – нормаль күренешме?
Бу минем башымнан үткән әйбер түгел, 20 еллык гаилә стажым да, үсеп җиткән балаларым да юк. Шуңа моны нормаль, дип уйламыйм. Ничә яшь булуына карамастан, ир-ат та, хатын-кыз да бәхетле булырга хаклы.
Сез элекке тормыш иптәшләрегез белән нинди мөнәсәбәттә?
Беренчесе белән Солтанга кагылышлы бик җитди темалар булса гына аралашам, ә икенчесе белән бөтенләй юк. Аралашу кирәк дип уйламыйм да. Алар минем өчен чит кеше.
Улыгыз әтисе белән аралашамы?
Бик сирәк. Мин аларга бернинди киртәләр дә куймадым. Аның үз гаиләсе бар, бәлки, Солтанга вакыты да җитмидер. Ир-атларның, гомумән, балаларга карата карашлары үзгә. Бәлки, яшь чакта аңа карата ата хисләре кабынып та бетмәгән булгандыр.
Солтан иҗат белән кызыксынамы?
Аллаһка шөкер, тартылмый. Мин аның иҗат кешесе булуын теләмәс идем. Улымны аудиториядән курыкмасын, ачылып китсен, дип сәхнәгә җәлеп итеп карадым, хәтта «Балалы солянка»ларда чыгышлар да ясадык. Хәзер дә җырларга тәкъдим итсәм, ул риза. Әмма сәхнәдә акча эшләү, ир-атка үзен ир-ат итеп саклап калу бик авыр. Миңа калса, гаилә башлыгы булырдай егет башка өлкәдә эшләргә тиеш. Минем сөйгән ярым да җырчы булмасын иде.
Фото: © Ильвира Хамматованың шәхси архивыннан
Улыгыз өчен берьюлы әти дә, әни дә булу авырмы?
Бик авыр. Мин улымны мөстәкыйль, дип әйттем. Ә үзем шул ук вакытта балама тиешле игътибарны биреп бетерә алмавымны да аңлыйм. Баланы вакытында орышырга да, җәлләргә, иркәләргә дә кирәк...
Тик бер аклануым бар – мин әби булгач, Солтанның балаларын үземнең өемә алып китеп, рәхәтләндереп яшәтәчәкмен. Шул уйлар мине җылыта.
Солтанның чын ир-ат булып формалашуы да миннән тора. Иң мөһиме – артык каты да, артык йомшак та булмаска.
Гаилә яки карьера, дигәндә, кайсысын сайлар идегез?
Миңа бу сорауны бирергә ярамый, чөнки аңа җавапны әле дә белмим. Мондый сайлау алдына куелган чакларым булды, мин анда карьераны сайлап килдем. Ул вакытта интуитив рәвештә хәл итә идем, иҗаттан башка тормышымны күз алдыма да китермәдем.
Нәрсәгә берсен генә сайларга?! Гаилә һәм карьера арасында баланс табып була бит. Бу сорауны бик нык яратмыйм, рәхмәт кабаттан биргәнең өчен!
Иң зур хыялыгыз нинди?
Агач йортлы буласым килә. Интернеттан төрле матур сурәтләр карыйм, араларында миңа ошый торган йорт та бар. Хәзер инде мин гади агач йорт кына түгел, ә, бәлки, таш йорт телимдер. Шунысын әйтә алам, иркен, зур тәрәзәле, якты, Казаннан ерак булмаган, бөтен туганнарны җыеп кунак итәрлек 2-3 этажлы йорт ул – минем хыялым.
Кыз бала алып кайтырга хыялланам. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, хыялымда йөрткән ир-ат миңа: «Ильвира матурым, әйдә тату гаилә корыйк, тик бер шартым бар – кыз бала алып кайтыйк”, - дисә, берсүзсез ризалашыр идем. Аңа матур кызлар киемнәре, бизәнгечләре алыр идем. Фотосессияләргә алып йөрер идем. Идеяләрем бик күп, аларны чынга ашырырга бер гомер дә җитмәс төсле.
Материалдагы фотоларны Ильвира Хамматова үзе «Интертат» сайтында куллану өчен тәкъдим итте.