Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Талия Нурышова 97 яшьлеген каршылый
Бүген Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Талия Габделбәр кызы Нурышовага 97 яшь тула. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Талия Габделбәр кызы 1929 елның 8 мартында ТАССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында авыл укытучылары гаиләсендә туган. Сугыш вакытында, үсмер бала булса да, өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуларында эшләгән», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Фото: Шәхси архивтан
Сугыштан соң, ун сыйныфны тәмамлагач, кыз Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм Казанга күченә. Талия Нурышова бөтен хезмәт юлын китапханә эшенә багышлый. Күп еллар В. И. Ленин исемендәге китапханәдә эшли.
Күпсанлы бүләкләре бар, алар арасында – «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале. Талия Габделбәр кызы ике улын югалткан, әмма аның Чиләбе шәһәрендә яшәүче Александр исемле оныгы бар.