Кайсы очракта акыл тешен алдырырга кирәкми?
Акыл тешләрен һәрвакыт алу кирәк түгел, дип белдерде «Абзац»ка биргән әңгәмәсендә табиб-стоматолог Вероника Мелехова.
Белгеч сүзләренчә, мондый операция көчле авырту яки ялкынсыну вакытында кирәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр тешләр дөрес урнашкан, теш казналыгын бозмый, тирән кариес яки тамыр очларында ялкынсыну юк, шулай ук яңакны җәрәхәтләми икән, аларны алмыйлар..
Табиб шулай ук кайчак акыл тешләре теш казналыгы бозылуга китерергә мөмкин булуын билгеләп үтте. Мондый очракларда, киләчәктә җитдирәк проблемалар булмасын өчен, аларны хәтта үсеп җитмәгән хәлдә дә алып ташлыйлар. Бу турыда «Татар-информ» яза.