Булат хәзрәт Сәфәров: «Рәҗәб» мәчетен быел, Ураза бәйрәменә ачарга өметләнәбез»
Казанда революциягә кадәр төзелгән соңгы агач мәчетне реставрацияләү төгәлләнеп килә. «Рәҗәб» мәчете имамы Булат хәзрәт Сәфәров төзелеш эшләре барышы, мәчеткә ярдәм итүчеләр һәм Җиләк бистәсе мәхәлләсе үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Мәчет ишегалдында хәзинә күмелгән дигән риваятьләр бар»
Сез мәчет имамы булуга күптән көтелгән реконструкция эшләре башланды, димәк?
Әйе, шулай дияргә була. 2021 елның 31 июлендә без Айдар (Миннәүхәт хәзрәтнең улы) белән мәчетне аралый башладык. Бу мәчеттә булган нәрсәләрне булдыра алганча саклап калырга тырыштык. Мәчетне сүткән вакытта китаплар, язмалар, революциягә кадәрге Коръәннәр, иске татар телендә (гарәб имләсендә) язылган вәгазьләр дәфтәре таптык.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Укый алдыгызмы? Анда ниләр язылган иде?
Артык үзенчәлекле нәрсәләр юк, бу гади вәгазьләр, гыйбарәләр иде. Ааларны хәзрәтләр хәзер дә үзләре өчен язып куя. Күбесенчә бу язмаларда – Коръән сүрәләре һәм аятьләре – иң күбе «Ясин» һәм «Мөлек» сүрәләре. Кешеләр гарәб язуына һәм каллигарфиясенә өйрәнгән матур язу дәфтәре кебек дәфтәрләр бик күп табылды. Революциягә кадәр чыккан «Шура» журналларын да таптык.
Тагын шунысы да кызыклы, монда кайдадыр хәзинә күмелгән дигән риваятьләр дә бар иде, әмма без андый нәрсәләр тапмадык (көлә).
«Мәчетнең тышын сүткәч кенә, аның ике янгын кичергәнен белдек»
Реконструкция эшләре ничек барды? Аңа нәрсәләр керә?
Биш ел элек июльдә төп реконструкция эшләренә әзерлек башладык, территорияне киртәләп алдык. Башта барысы да яхшы барды, мәчетнең тышкы ягын бер мәшәкатьсез сүттек, бурасы гына калды.
Эшләр шактый тиз барды, без билгеләнгән вакытка сыештык, әмма, мәчетнең тышын сүткәч, без аның ике мәртәбә янгын кичергәнен белдек. Гәрчә, янгыннар буенча бездә мәгълүмат юк ид. Экспертиза уздыргач, янган бүрәнәләрне алмаштырырга кирәклеге беленде, чөнки янгын шактый зур булган һәм алар яраксыз иде. Ягъни, ХХ гасыр башында төзелгән беренче агач мәчетнең Алафузов төзеткән 50 квадрат метр өлеше генә яраклы иде. Янкорма өчен бурага 2022 елның февралендә үк заказ бирдек, әле дә хәтерлим, ул 1 миллион 600 мең сум иде. Баксаң, ул вакытта бу бик очсыз булган икән.
Мәчеткә сакланып калган ярымай куелачак
Сез мәчет манарсының очлыгын калдыру турында әйткән идегез. Ул сакланып калганмы?
Әйе. Бу мәчеткә манара 1993 елда куелган һәм ул да мәчеткә йөрүчеләр көче белән ясалган булган. Манараны да шул ук кеше ясаган, аңа манараның 3 метрга якын очлыгын һәм ярымайны да тимердән үзе эретеп-ябыштырган. Ярымай сакланып калган, ул яхшы хәлдә, эшләр төгәлләнгәч, аны буяп урнаштырып куячаклар.
Ни өчен эшләр шулай озакка сузылды, нишләп аларны шулай ук тиз төгәлләп булмады?
Үзегез аңлыйсыз, сәяси вазгыять аркасында бар нәрсә үзгәрде, без дә төп финанслар чыганагын югалттык. Әмма безгә уңыш елмайды, җыелган акча белән эшләрнең бер өлешен түли алдык, алар 2022 елның җәенә кадәр дәвам итте. Ләкин шушы вакыт эчендә дә без ике бура урнаштыра алдык. Соңыннан эшләр тукталып калды инде.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Бу мәсьәләне ничек хәл иттегез? Эшләрне күпме вакыттан соң дәвам итеп булды?
Ул вакытта мин бу эшләргә бик төшенеп бетмәгән идем. Бу минем хәзрәт булып эшли башлаган беренче елым, мин күбрәк рухи як өчен җаваплы булдым. Төзелеш мәсьәләләре белән Айдар (Миннәүхәт хәзрәтнең улы) шөгыльләнде.
Эшләр сентябрьдә башланып китте, чөнки без мәчетне түбә астына кертергә кирәк, дип хәл иттек. Иске тарихи бураны араладык, аны тамгаларга кирәк иде һәм аның буенча бик күп экспертизалар уздырылды. Нәтиҗә буларак, без бары тик өстәге һәм астагы ике ниргәне генә алыштырдык, чөнки алар бик начар хәлдә иде. Бу мәсьәлә буенча Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән бик күп эш башкарылды, чөнки без тарихи бүрәнәләрне мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен көрәштек.
Болардан тыш, мәчетнең тышын сүткәннән соң, мөнбәр урнашкан урында тагын ике тәрәзәнең томаланганын белдек. Безнең проект кисешми башлады һәм документлар буенча аермалар булмасын өчен ул ике тәрәззне шулай томаланган килеш калдырырга туры килде. Хәер, башта ук булган ул ике тарихи тәрәзәне калдыру дөресрәк булыр иде.
Декабрьгә кадәр бураны бурарга һәм мәчетне вакытлыча түбә астына кертергә өлгердек. Бу эшләр экспертизалар белән бергә 5 миллион сумга төште. Бу бик кыйммәт булды. Ул вакытка төзелеш өчен рөхсәт төгәлләнде.
Икенче мәртәбә без 2023 елның язына таба очраштык, җыелыш җыйдык һәм эшләрне башларга теләдек. Кызганыч, финанслау булмады һәм әле документлар белән эшләр төгәлләнмәгән иде. Кичектереп торырга туры килде.
Бәлки, эшләрне Ураза гаетенә төгәлләп булыр
Төзелеш ике ел буе бер урында торды, димәк?
Әйе, 2024 елга кадәр шушы сәбәпләр аркасында эш туктап торды, тик бу вакыт эчендә мине бу мәчеткә рәсми рәвештә имам итеп билгеләделәр. Шул вакыт аралыгында без су, газ кертү буенча бөтен проектларны һәм документацияне рәсмиләштердек, мәчет бинасын һәм территориясен теркәдек. Аңа кадәр база документлары дөрес булмаган.
Миңа бөтен өземтәләрне биргән вакытта шунысы ачыкланды – Төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты статусы бары тик аерым документта гына күрсәтелгән булган һәм моны кайбер инстацияләр генә белгән. Хәзер барысын да дөрес итеп теркәдек, мәдәни мирас объекты статусы да кирәкле бөтен өземтәләрдә дә бар.
Болардан тыш, мәчеткә переадресация ясарга туры килде. Чөнки башта мәчет территориясе бик кечкенә булган, ә безгә килеп җиткән зурайтылган бина хәтта картограф билгеләгән территориягә кермәгән дә. Аллаһка шөкер, бу мәсьәләне хәл итеп булды, дәүләт безгә өстәмә дүрт сутый җир бирде һәм без аларны дөрес итеп теркәдек. Асылда, территория шул ук калды, әмма башта бу законсыз куллану булган.
Безнең белән булган бу хәлләрнең сәбәбе бар. Димәк, Аллаһ шулай язган. Эшләр тукталып торган вакытта мәслән, мәчет бурасы шактый нык утырды. Хәзер без курыкмыйча, тынычлап алга таба эшли алабыз.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Ягъни, ел ел буе документация мәсьәләре белән шөгыльләндегез?
Әйе, 2024 елга эшләрне яңадан башлап җибәрү өчен территорияне законлаштырдык. Финанс мәсьәләсе һаман да кискен тору сәбәпле, төзелешкә сәдака җыю өчен телеграм-канал ачарга карар иттем.
Битараф булмаган кешеләр мәчет реконструкциясе өчен көн саен хәер җибәрде. Төрле суммада акча килде: кемдер 100, 200, 300-500 сум җибәрде, 10 мең җибәргәннәр дә булды. Хәзер ул чатта 800 кеше, әмма төгәл сумманы әйтә алмыйм. 2025 елда гына да мәчеткә 9,5 млн сум җыелды. 600 мең сумга якыны бу елга кадәр тотылды, 500 меңе сәдака тартмасы ярдәмендә җыелды.
Телеграм-каналда гел исәп-хисапларны, эшләрне күрсәтеп тордык. Шуның аркасында кешеләр монда килеп бушлай ярдәм итәргә, нәрсәдер эшләргә тырышты. Эшләр әле дә дәвам итә. Мин көн саен диярлек видео төшерәм һәм эшләнгән эшләр турында хисап тотам. Булышырга тырышучыларның һәммәсенә зур рәхмәт! Авырлыкларга һәм бизнестагы проблемаларга да карамастан, безнең төп иганәче мәчет реконструкциясен ташламады. Ул әкренләп тернәкләнеп китте һәм бу эштә безгә булышуны дәвам итә.
Без эшләрне яңа бригада белән дәвам иттек, әмма әле иске бурадан ук мәчет буенча эшләрне алып баручы Сәхәпов Газинур абый анда баш булып калды. Гадәттә, 4-5 кешедән шул ук бригада эшли, кирәк булганда 7-8 кеше дә чыга.
Яңа подрядчылар белән без 2028 елга кадәр төзелеш өчен рөхсәт алдык, әле запасы да бар. Шулай да, мәчетне быел ачарга планлаштырабыз, Аллаһ кушса, бәлки, Ураза гаетенә дә булыр.
«Бөтен эшләр һәм материаллар түләнгән инде, бердәнбер чыгым – төзүчеләргә хезмәт хакы түләү»
Бик күп эш башкарылган, тагын нәрсәләр бар, кайсылары төгәлләнеп килә?
Бик күбе артта инде. 2024 елның җәендә без тәһарәтханә төзедек, аны аерым бинада урнаштырдык. Ул әзер диярлек, су кертәсе, бүләсе генә калды – моның өчен панельләр шунда инде.
Подрядчыны алмаштыргач һәм кабаттан үлчәү эшләре башкаргач, вакытлыча түбәне алдык, мәчет бурасының өске ниргәләрен алыштырдык, чөнки алар яңгыр аркасында бераз бозылган иде. 2025 елның гыйнварыннан эшләр көн саен бертуктаусыз алып барыла.
2025 елга төзелешне финанслау тулысынча безнең мәчеткә йөрүчеләр җилкәсендә калды. Әгәр 400-500 мең сумлык зур счетлар булса, безгә моның белән иганәчебез ярдәм итте, эшләрне контрольдә тотуда да безгә аның кешесе булыша һәм ул да үз исемен атмауны сорады. Ул мәчеттән һәм диннән ерак кеше, тик ул үзе безнең төзелешне алып барырга теләк белдерде һәм моны вөҗдан кушуы буенча эшли.
Бүген бура, түбә тулысынча әзер, мәчеткә бөтен коммуникацияләр һәм җылылык кертелгән, электр эшләнә. Мәчет агачтан булгач, юеш нокталарга тыю бар – тәһарәтханә аерым бинага кертелде. Хәзер эчен тышлау бара, өч бүлмәнең икесе тулысынча әзер инде.
Бу көздә манара күтәрелде, ул тышланмаган әле, аңа соңрак очлык куелачак. Хәзер бөтен эшләр түләнгән, тик бердәнбер чыгым – төзүчеләргә хезмәт хакы түләү. Аны мәчеттәге тартмага һәм телеграм-каналда җыелган сәдака акчасыннан түлибез.
2025 елда мәчетнең беренче имамы Хисаметдин Ягъфәровның оныгы килде. Ул да мәчеттәге бик күп исәп-хисапларны түләде, әле дә булышуын дәвам итә.
Эшләрне төгәлләү һәм Җиләк бистәсе мәчетенең күптән көтелгән ачылышы кайчанга планлаштырыла?
Эшләр туктаусыз алып барыла һәм аз гына калды. Үзебез өчен 2-3 ай вакыт куйдык, Иншәаллаһ. Бәлки әле Ураза гаетенә кадәр төгәлли алырбыз. Без тырышабыз.
Вакытлы мәчеткә җәмәгать җыеламы?
Якын-тирәдә эшләүчеләр монда намаз укырга килә. Чөнки Шоссейная урамында яшәүчеләр – шактый өлкән яшьтәге пенсионерлар, аларга «евробудкага» намаз укырга килү уңайсыз, ә кышын монда шактый гына салкынча да. Көндезге һәм кичке намазга 7 кеше, ә җомга намазына күбрәк кеше килә – сыя алмагач, хәтта урамда да укыйлар.
«Рәҗәб» мәчете мәхәлләсе һәрвакыт мөстәкыйль һәм автоном булган
Бу мәчет Казандагы башка мәчетләрдән аерылып тора. Ни өчен?
Мөгаен, бу мәчетнең үзенчәлеге – аның мөстәкыйль булуындадыр. Мин 2014 елда монда беренче мәртәбә килгәндә дә бу шулай иде. Әйе, ул республиканың Диния нәзарәтенә, мөхтәсибәткә буйсына, әмма Миңнулла хәзрәт монда мәхәлләнең көчле нигезен туплаган. Алар атна саен җомга намазыннан соң җыелышлар уздырган, үз проблемаларын автоном хәл иткән.
Моннан тыш, алар бер-берсе белән танышкан, үз даирәләренә яңа кешеләр чакырган, бер-берсенә хак юлга басарга үгет-нәсыйхәт биргән, бирегә үз балалары белән килгәннәр. 2010 елларга кадәр «Рәҗәб» мәчетенә йөргән шул балаларның күбесе һаман да монда йөри. Шоссейная урамында яшәгән, балачаклары авыр булган балалар да монда килә, мәчетне ташламый.
Ә Рамазан ае башлануга алар алдан ук төркемләп җыела, ифтарлар уздыра, меню һәм расписание әзерли, хәтта монда ифтарлар уздырачак кешеләрне дә таба. Бу мәчетнең мәхәлләсе бик кызыклы, мөстәкыйль, төрле. Мондагы мәсьәләләр дә күмәк хәл ителә. Без дә шулай ук эшләргә, монда дистә еллар буе булдырылган тәртипләрне сакларга тырышабыз.
Миңнулла хәзрәткә килгән бабайлар да һаман килә дидегез. Ә мәчеткә йөрүче яшьләр артамы?
Әйе, бездә хәзер күпкә яшьрәк нигез туплана. Мин дә яшь булгач, монда яшьләр дә йөри башлады. Үзем дә бик гаҗәпләндем. Мәчеттән ерак түгел көллият бар, аннан да яшьләр күп килә, тырышалар, гел язалар. Мин алар белән аларның телендә аралаша алам, бу аларга ошый. Бу мәчеткә йөргән өлкән кешеләр дә бар, тик алар инде чыгып йөри алмый, күбрәк өйләрендә утыра. Ярдәм итәргә 30-40 яшьлекләр йөри.
Безгә булышучы, мәчетне ташламаучы кешеләргә зур рәхмәт. Монда килеп ниндидер эшләрне бушлай эшләүче кешеләр бик күп. Әле шушы көннәрдә генә кайбер әйберләрне, материаллары күчерергә кирәк иде һәм мин төркемдә белдерү яздым. Шундук шалтыраттылар да: «Хәзрәт, сезгә машина килә, чыга торыгыз», – диделәр. Безнең төзүчеләргә бушлай ярдәм итүче егетләребез дә бар.
Волонтерлармы?
Шулай була инде, вахтада эшләүчеләр еш килә. Алар бер айга Казанга өйләренә кайта һәм булышырга мәчеткә килә. Ярдәм итүчеләр арасында мөселманнар гына түгел: алар өмәләргә һәм җыештырырга килә. Әле безгә бер төзелеш компаниясе дә бик нык булышты, алар үз техникаларында килделә, безгә электриклар, экскаваторлар, тракторлар биреп тордылар. Теләсә кайсы мизгелдә ярдәм итәргә әзер иделәр.
Чыганак: «Миллиард.Татар»