Кукмара районында укытучы укучыга балага сугу турында хәбәрне прокуратура тикшерә
Кукмара районында укытучы укучыга балага суккан очракны прокуратура тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Кукмара районы прокуратурасы мәктәптә укытучының укучылар белән кырыс мөгамәләсе турында хәбәрне тикшерә. Социаль челтәрләрдә таралган видеода, шаһитлар сүзләренчә, физкультура укытучысы укучы малайның башыннан тотып, берничә тапкыр стенага бәрә, диелә хәбәрдә.
«Күзәтчелек органы белем бирү учреждениесе хезмәткәренең гамәлләренә бәя бирәчәк һәм нигезләр булганда чаралар күрәчәк», – дип хәбәр иттеләр прокуратура матбугат хезмәтендә.