Иранда һәлак булган Али Хаменеиның хатыны да үлгән
Иранда үтерелгән аятолла Али Хаменеиның хатыны да вафат. Ул һөҗүм вакытында яраланган булган. Бу турыда ТАСС Иранның Al Alam каналына сылтама белән яза.
Узган шимбәдә АКШ һәм Израиль Иранга каршы уртак операция башлады. Алар илнең ракета һәм атом-төш программасын бетерүне максат итеп куя. Һөҗүм вакытында Иранның баш лидеры Али Хаменеи, Иран Кораллы көчләре генштабы җитәкчесе Абдулрахим Мусави, оборона министры Азиз Насирзаде һәм Ислам революциясе корпусы командующие Мохаммад Пакпур һәлак була. Илдә 40 көнлек матәм игълан ителде.
Баш лидер вазифаларын вакытлыча Хаменеиның ышанычлы заты Алиреза Арафи башкара. Бу турыда «Татар-информ» яза.