Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Казан Экспо»да Ватан сакчыларын җыйдылар: «Алар – зур горурлыгыбыз, терәгебез»

Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар, туган җиребез данын яклаучылар, хезмәт итүчеләр адресына күп кенә җылы сүзләр яңгырады. Ил батырларының хезмәте өчен рәхмәт белдерелде.

Батырларга багышланган китап, фотокүргәзмә һәм маскировка

Фойеда күпсанлы күргәзмәләр белән танышу мөмкин иде. Алар «Батырлар. Герои Татарстана» күргәзмәсе булсынмы, шуннан соң «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесенекеме – һәркайсы халыкта зур кызыксыну уятты.

Фото: © © «Интертат», Юлай Низаев

Минем игътибарны аеруча Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге оештырган «Махсус хәрби операция волонтёрлары» фотокүргәзмәсе җәлеп итте. Әлеге күргәзмә хакында Фотографлар берлеге рәисе, танылган фоторәссам, махсус хәрби операция офицеры тормыш иптәше Виктория Шиһапова сөйләде:

Илебез өчен җиңел булмаган вакытта, яу кырындагы солдатларга ярдәм итүдә бердәм дус команда булу мөһим. Бу фотосурәтләр Татарстанның төрле район-җирлекләрендә һәм Россия төбәкләрендә төшерелгән. Быел республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан фотокүргәзмәне киңәйтергә һәм тулыландырырга уйлыйбыз. Күргәзмә дәвам итәчәк. Без төрле районнарда һәм шәһәрләрдә яшәүче волонтёрлардан гаризалар кабул итәбез. Кемнәрнең катнашасы килә, көтеп калабыз. Шулай ук районнар чакырса да, барып фотокүргәзмәне тәкъдим итәргә ризабыз, – диде ул.

Викториянең ире мобилизацияләнгән. Бик каты яраланган, ләкин хәрби бурычын үтәр өчен яу кырына әйләнеп кайткан.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Маскировка челтәрен үрүче кызлар, апалар да очрады. Бик җентекле эш, күңел җылысы белән үрелә. Маскировка челтәрен үрү техникасы күп көч таләп итә. Ятьмә үрүче әти-әниләрнең һәркайсы аларның кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итәчәгенә чын күңелдән ышана.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Балаларның шат тавышлары, әниләрнең җылы елмаюлары хакына»

Тантана экранда күрсәтелгән тематик видео белән башланып китте. Анда балалар авазыннан Ватан сакчыларына чиксез рәхмәт сүзләре әйтелде.

Кайчандыр алар да мәктәп укучылары булган, меңләгән балалар кебек парта артында утырганнар…. Аннары нәкъ безнең кебек хыялланганнар, йөгергәннәр, ә үсеп җиткәч, безнең яклаучыларыбызга, саклаучыларыбызга әйләнгәннәр. Бүген алар илебез иминлеге хакына көрәшә. Балаларның шат тавышлары, әниләрнең җылы елмаюлары хакына! Безнең тыныч илдә, тыныч тормышта яшәвебез өчен. Ил сакчысы булу – зур кыюлык, иксез-чиксез тугрылык сорый. Алар якыннарын ташламаучы, авыр чакта терәк була белүче олы йөрәкле затлар. Алар дәүләтебез чикләрен генә түгел, бөтен дөньяны, йортларыбызны һәм бәхетле балачагыбызны явыз көчләрдән саклый, – дигән сүзләр ишетелде.

«Ватанны саклаучылар – ул кулына корал тоткан кеше генә түгел»

Алып баручылар исә агымдагы ел – Татарстан Республикасы Рәисе фәрманы нигезендә Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын ассызыклады.

Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Бүген без илебез иминлеге өчен хезмәт итүчеләргә, халкыбыз тынычлыгы өчен көрәшүчеләргә дан җырлыйбыз. Алар – зур горурлыгыбыз, безнең терәгебез! Бердәмлектә безнең төп көчебез. Безнең күпмилләтле халык иң авыр вакытларны бергә үтте. Хәзерге чорда да һәркем, бер йодрык булып, җиңү өчен тырыша. Кемдер алгы сызыкта, кемдер тылда хезмәт итә, – диде алып баручылар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алга таба сәхнә түренә Россия һәм Татарстанның дәүләт флаглары чыгарылды, дәүләт гимннары яңгырады. Аннан соң трибунага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакырылды.

Нәкъ бер ел элек, без шушы урында Татарстанда Ватанны саклаучылар елына старт бирдек. Бу безнең ил сагында торучыларга ныклы игътибар чоры буларак та истә калды. Без ул елны тәмамлыйбыз, әмма алар турында кайгыртуыбызны һәм ярдәм чараларын төгәлләмибез. Ватанны саклаучылар – ул кулына корал тоткан кеше генә түгел, ә ил алдындагы изге бурычына, гаиләгә, Ватанга тугрылык саклаучы да.

Республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы бара. Бу карар безнең окопларда гына түгел, ә тылда да – станоклар янында, госпитальләрдә, завод цехларында җиңү яуланганнарга да ихтирамны дәлилли. Татарстан – һәрвакыт хезмәт һәм сугышчан батырлык янәшә торган төбәк булды. Бүген безнең предприятиеләрдә, фәнни лабораторияләрдә һәм гражданлык хезмәтендә шундый ук традиция яши – хезмәтең белән яклау, көндәлек тырышлык аша каһарманлыклар кылу, – дип белдерде ТР Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тантана дәүләт бүләкләре тапшыру белән дәвам итте.

«Күрергә язмасын»

Ватанпәрвәрлек рухында, Ватан геройларын хөрмәтләп узган зур чарада Татарстан районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Актаныш районының хәрби ветераннары район башлыгы, үзе дә әфганчы Ленар Зарипов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова җитәкчелегендә килгәннәр.

Фото: Ленар Зариповның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән

Ир-атлар күргәннәре турында сөйләргә, искә алырга бик теләмиләр.

Андый сугышларны күрергә язмасын, – дип кенә җавап бирә күпчелек батыр ир-егетләр.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Ветераннар арасында Актанышның Яңа Әлем авылыннан Илсур абый Зәкиевны да күреп алдым. Махсус хәрби операциядә позывное «Док» булган. Яраланып туган ягына кайта. Ул Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераны да. Махсус хәрби операциядә күп кенә хәрби иптәшләренең гомерләрен саклап кала. «Батырлык өчен» һәм баш төр медальләр иясе.

Шулай ук Актаныштан фотограф Рамил ага Әхмәтов белән күрештек. Рамил абый – Чечня ветераны. Ул да утны-суны кичкән шәхес.

Дошман солдатлары да безнең кебек кешеләр. Тик алар афәт булдырырга килә. Ә без һәрвакыт иминлек өчен көрәшәбез. Бер адым да артка чигенмәскә, газиз халкыбызны тынычлыкта яшәтергә, – ди ул.

Хатын-кызлар җыры

Концерт барышында күзләрне яшьләндергән мизгелләрнең берсе – махсус хәрби операция офицерларының хатыннарын берләштергән «Никто кроме нас» волонтерлык хәрәкәте хоры чыгышы булгандыр, мөгаен. Алар Роберт Рождественский сүзләренә, композитор Евгений Птичкин язган «Довоюй, родной» җырын башкарды. Хор белән Лилия Култышева җитәкчелек итә. Алдарак язып үтелгән Виктория Шиһапова да – хор солисткасы. Билгеләп үтәргә кирәк, хорга яу кырындагы ир-егетләрнең сөйгәннәрен генә түгел, ә әниләрен, сеңелләрен дә чакырып калалар. Бүгенге көндә иҗат коллективы ТР халык артисткасы Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт Камера хоры базасында репетицияләрен үткәрә, яңадан-яңа җырлар яздыра.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ил терәге – ир-егет. Аллаһы Тәгалә сакласын сезне, батырлар!

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net