Ашаганнан соң ятып торуның нинди куркынычы бар?
Ашаганнан соң һичьюгы, ярты сәгать ятмый торырга кирәк, чөнки горизонталь халәттә ашказанындагы кислота үңәчкә эләгә һәм әлеге әгъзаларны зарарларга мөмкин. Бу хакта терапевт, гастроэнтеролог, нутрициолог, Россия гастроэнтерология ассоциациясе әгъзасы Магомедтагир Ибрагимов сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Ашаганнан соң 30-40 минут, ә иң яхшысы, 60 минут дәвамында иелмәскә, ятып тормаска кирәк. Кеше ашаганнан соң ятып торса, ашказаны бүлеп чыгарган бөтен кислота азыкның бер өлеше белән бергә ашказаныннан кире өскә – үңәчкә китә. Шуның аркасында үңәч, ашказаны зарарлана, ялкынсыну, авызда әче тәм, кислота тәме барлыкка килә, күңел болгана», – дигән табиб.