Гөлсирин-Азат Абитовлар: «Елаулар сөенечтән генә булса иде...»
«Авырлыклар дип тукталып калып булмый»
Азат, шушы көннәрдә Сәгыйть Гыйбашев репертуарыннан бик популяр «Матур җыр»ны яздырдыгыз. Сез элекке җырларны авторларыннан гына сорыйсызмы, башкаручыларының да «хәер-фатихасын» аласызмы?
Әйе, чыннан да, әлеге җырны бик яратып алдык. Гадәттә, авторларыннан да, беренче башкаручыларыннан да рөхсәт сорыйбыз. Мәсәлән, «Мәхәббәт шушыдыр» җырын Лилия апа Хәмитовага шалтыратып сораган идек. Ә инде бу җыр очрагында башкачарак килеп чыкты. Безнең Сәгыйть абый белән турыдан-туры элемтә юк. Җырны безгә аның белән дә, безнең белән дә эшләүче егет тәкъдим итте. «Сәгыйть абыйның җырлары бик матур. Үзе белән сөйләштем, сезгә җырларга рөхсәт бар», – дигәч, «Матур җыр»ның авторы Оскар Усмановка чыктык.
Кайбер гаилә дуэтларында кайсының да булса төп фигура икәнлеге сизелеп тора. Ягъни, икесенең берсе әйдәп баручы була. Сезнең гаиләдә бу тема күтәрелгәне юкмы?
Бездә, ничектер, барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Кем беренче куплетны җырлаячагын да яздырган вакытта гына хәл итәбез. Барысы да бик гади - кем әйбәтрәк башкара, шул җырлый. Сәхнәгә чыкканда мин юлны һәрвакыт Гөлсирингә бирәм. Ә болай безнең дуэтта кемнең роле зуррак дигән сүз чыкканы юк. Сез әйткәч, бу хакта беренче тапкыр уйландым.
Бер җырчы сөйләгән иде. «Безгә җырлар җибәрәләр дә, иремә дә ошый, миңа да. Икебезнең беребезгә булмасын өчен, дуэт итеп башкарырга туры килә», – дип. Сез Гөлсирин белән җырларны ничек бүлешәсез?
Бөтен җырчы бөтен җырны да җырлый алмый! Җырны тыңлап карагач кына аңлыйсың бит ул җырның кемгә күбрәк туры килгәнен. Мәсәлән, минем «Булды инде» дигән җырымны Гөлсирин табып бирде. Аңа җибәргәннәр дә, ул аңа беренче ноталарыннан ук гашыйк булган. Ләкин Гөлсирин аның үзенә туры килми торган җыр булуын аңлаган. «Азат, мин сиңа килешә торган җыр сатып алдым», – дип әйтте. Безнең беркайчан да җыр өчен бәхәсләшкәнебез юк. Килгәннәренең күбесе дуэтка ята сыман. Шуңа күрә дуэтларыбыз бик күп. Соңгы вакытта аерым-аерым җырлар эзләү белән дә мәшгульбез.
Белүемчә, беренче тапкыр концертлар белән гастрольләргә чыгарга әзерләнәсез.
Бик зур команда тупладык, репетицияләр гөрли. Әле безнең болай зурлап гастрольләргә чыккан юк иде. Гел үзебезнең тавышка гына ышанып йөри, биючеләр алмый, шоу-программалар ясамый идек. Бу юлы концертны хәзерге эстраданың барлык таләпләренә туры килә торган итеп әзерләргә тырыштык. Шул ук вакытта баянга җырлау кебек традицион моментларны да калдырмыйбыз. Концертларыбыз Казаннан башланып китәчәк.
Хәзер популяр артистларга да заллар тутыру җиңел түгел. Әлеге авырлыкларны үз җилкәгездә тойгансыздыр.
Халык барыбер күбрәк тикшерелгән, инде күп еллар иҗат итүче җырчыларның концертларына йөри. Күптән гастрольләргә йөргәнебез булмагач, әлегә тамашачы нәрсә әзерләгәнебезне белеп бетерми. Ләкин без сатуларның авырдан барачагын аңлый идек. Гомумән, Ваһапов фондында эшләгәндә безнең өчен концертларны әзерләп бирәләр иде. Ә бу – без оештыручы ролендә булган беренче концерт дисәк тә дөрес булачак. Үзең шөгыльләнә башлаганчы, интернеттан карап утырасың. Башкаларның барысы да җиңел генә бара сыман. Эченә кергәч, беркемгә дә җиңел түгеллеген аңлый башлыйсың. Әмма авырлыклар дип тукталып калып булмый. Чыгымга булса да эшлисең. Эстрада өлкәсе шулай ук башка бизнес кебек инде, акча түкмичә генә булмый.
Сезгә продюсерыгыз һаман да киңәшләре белән булышып торамы?
Рифат Әхмәтович та, Винера Әхәтовна да үзләренең киңәшләрен биреп торалар. Шулай ук эстрадада продюсерлык эшен белә торган берничә дустыбыз бар. Болай, барлык мәсьәләрне дә диярлек үзебезгә хәл итәргә туры килә. Кайвакыт «эх, бер ярдәмче булса икән», дип уйлап куела инде. Тик әлеге эш өчен үзебез кадәр үк янучылар булмаячагын аңлыйсың.
«Азат минем тынычландыручым»
Гөлсириннең нинди яңалыклары бар?
Трубканы аның үзенә бирим әле, без бергә.
Гөлсирин, сез дә борчыласыздыр инде. Эч пошуны ничек басасыз?
Магний гел янәшәмдә инде. Аннан Азат – минем тынычландыручым. Мин бик эмоциональ кеше, ә Азат мине вак-төяк проблемаларга игътибар итмәскә өйрәтә. Йоклар алдыннан догалар уку да булыша, тынычлап йоклап китәсең. Кайчак уянып: «Моңа билет сатылырмы икән, бу костюмны тегеп, аранжировканы ясап бетерерләрме икән», дип тә уйланып ятам.
Борчылу концерт башлангач үтәме?
Төрле чакта төрлечә. Беренче вакытларда концертның башыннан ахырына кадәр борчыласың: сүзен онытмасам ярар иде, дөрес бассам ярар иде. Борчылу булмаса, кызык та түгелдер инде. Борчылу сине тонуста тота. Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт «Аллаһы Тәгаләм, сиңа тапшырам», – дип чыгып китәм.
Югалып калган очракларда Азат белән бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Аларны халык та сизә торгандыр инде, әмма без дә гап-гади кешеләр, шундый ук хис-кичерешләр белән яшибез. Халык аңлап, яратып, кул чабып утырганда барысы да җиңелрәк үтә.
Быелгы концертыбыз тормышыбызда булган хәлләргә бәйләп алып барылачак. Таныш кызым белән булган бер тетрәндергеч вакыйгага туктала торган урын да бар. Менә шуны ничек еламыйча сөйләп чыгармын икән дип торам.
Хисле кеше булгач, гадәти тормышта да еш елыйсызмы?
Тормыш булгач, төрлесе була. Әле декабрь башында гына, микроинсульт кичереп, әни бераз куркытып алды. Аның белән хастаханә юлларында йөрергә туры килде. Менә шундый борчулар, куркып елаулар булмасын, иң мөһиме. Гаиләм, балам бар дип, нык булырга тырышсаң да, андый чакларда кулдан эш төшә. Әти-әниләр безгә бик зур терәк, исән-сау булсыннар. Елаулар сөенечтән генә булса иде дип телим.