Иң бай кеше кем ул? - хәзрәт җавабы
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында байлык төшенчәсе турында аңлата.
«Иң бай кеше кем ул? Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Кем иртә белән иминлектә, саулыкта, бер көнлек ризыгы булган халәттә йокыдан уянса, ул Җир йөзенең бөтен байлыгына ия кеше кебек булыр», – дип әйткән.
(имам Әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).
Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде», дип яза хәзрәт.